Тарихи мәчетнең искиткеч матур мәдрәсәсе залында искиткеч моңлы азан тавышы белән башланып киткән, һәм, әйтергә кирәк, күп еллардан соң беренче тапкыр уздырылган бу чара монда килгән ата-аналар, балалар, кунаклар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр, иншә Аллаһ.
Азан... Дүрт кенә хәрефтән торган нинди матур сүз! Ә нәрсә соң ул? Бу хакта чараны алып баручы Рита Зәйдуллина белән бәйге башлар алдыннан сүз алучы имам Илдар Галиев бик тәэсирле итеп аңлаттылар. Азан намаз вакыты җиткәч әйтелә. Беренчедән ул намазга чакыру булса, икенчедән, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләбезне зурлау. Ул көненә биш тапкыр (биш вакыт намаз санынча) әйтелә, гарәпчәдән – белдерү, белгертү дигәнне аңлата. Аны әйтүчене мөэзин, диләр
Илдар хәзрәт сүзләренчә, 130 ел элек ачылган бу мәдрәсәне кире тарихи мәчеткә кайтаруга ирешү, бинасының ремонтланып яңартылуы, инде менә өч ел шәкертләргә дини гыйлем бирә алу – зур бәхет. Ул чакта да ата-бабаларыбыз белем алырга омтылганнар, һәм бүген дә балаларның алар үрнәгендә Аллаһ кануннары буенча яшәргә омтылуы – зур сөенеч.
Малайларның әлеге сирәк оештырыла торган бәйгедә катнашып, күңелгә ятышлы, матур итеп азан әйтүләре сокландырды да, киләчәк буынның иманлы, әхлакый сәламәт булып үсүенә ышанычны да арттырды.
Бәйге өч яшь категориясендә узды һәм һәр азан әйтүченең чыгышын залда утырганнар якын, үз итеп кабул итте. Бәйгедә катнашучылар азанның һәр сүзен аңлап, дөрес, чиста итеп әйтергә, моңлы, эчкерсез тавыш белән тыңлаучылар күңеленә җиткерергә тырышты.
– Азан әйтү шартларын җиренә җиткереп башкарган малайларның һәрберсенә беренче урын бирергә була, – диде йомгак ясаганда жюри рәисе Илдар хәзрәт.
Ә урыннар түбәндәгечә булды. 7-9 яшьлекләр арасында: 3нче урынны – Андреев Раян, 2 нче урынны – Данилов Дамир һәм беренче урынны Амонов Али яуладылар. 12-16 яшьлекләр арасында: 3 нче урында – Андреев Артур, 2 нче – Данилов Данияр, 1 нче урында – Андреев Камил.13-16 яшьлекләр арасында: 3нче – Цоев Урал, 2 нче – Галиәхмтов Әбделәхәт булса, беренче урынны Кадыйров Әмир яулады.
Залда утыручыларның теләге буенча өлкәннәрнең дә яңгыравыклы, көчле, ягымлы тавыш белән азан әйтүләре бик тәэсирле һәм үзенә күрә осталык классы булды. Чыгыш ясаган һәркем көчле кул чабуларга түгел, ә мәртәбәле “Әлһәмдүлилләһ” (Аллаһка мактау булсын мәгънәсендә) сүзләренә лаек булды.
Балалар мөгаллимнәре Инзил хәзрәтнең азан әйтүен көтеп алды һәм аеруча яратты.
Призлы урыннар яулаган азанчылар (киләчәктә чын мөэзин булуларын өмет итик), дипломнар, китаплар белән бүләкләнде, чыгыш ясаган беркем дә бүләксез калмады.
Чараны йомгаклаү сүзендә Илдар хәзрәт, әти-әниләргә, укытучыларга, бер-беребезгә карата ихтирамлы булырга, шөкер итә, булганның кадерен белергә, чакырды. Ата-аналар чараны оештыручыларның һәммәсенә чиксез рәхмәт белдерде.
Аллага шөкер, Бәләбәйдә, шулай ук район мәчетләренең кайберләрендә, көн саен Аллаһыбызга рәхмәтле булып, намазга чакырып, моңлы, нурлы азан тавышы яңгырап тора. Ә тарихи мәчет манарасыннан аны нәкъ менә чарада азан әйтеп сокландырган Рөстәм, Габделәхәт һәм башка мөэзиннәр үз тавышлары белән яңгырата. Сугышлар бетсен, ил-көннәребезгә тынычлык килсен, бүгенгедәй, ерак киләчәктә дә мәчет манараларыннан моңлы, нурлы азан тавышы яңгырап торсын иде.