44нче йорт – ул булачак 298 фатирлы йортның беренче чираты. “Строй-Дом” җәмгыяте төзелеш-монтаж эшләрен план нигезендә алып бара. Төзелеш каты салкыннар вакытында гына туктап торган. 2023 елда бу подряд оешмасы 113 фатирны файдалануга тапшырырга ниятли.
– Район хакимияте башлыгы Азат Альверт улы Сәхәбиев Бәләбәйдә, башка шәһәрләрдәге кебек, йортларның фасадларын чагу, матур итеп, үзләрен сыгылмалы планировка белән, заманча итеп салырга кирәк, дип саный. Без аның фикере белән килешәбез, шуңа күрә тиздән фасады милли бизәкле тугыз катлы йорт сала башларга ниятлибез. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәк, һәм тышкы кыяфәте белән генә дә түгел. Проектта күпфатирлы йортны җылыту өчен аерым газ казаны төзү каралган. Фатирларда җылылык счетчиклары куелачак, бу яшәүчеләр өчен экономияле булачак. Кухняларда газ плитәләре урынына заманча электр панельләренә урыннар каралачак, өйнең үзендә газ булмый, ә бу хәвефсез, – дип сөйләде “Стройинвест” җәмгыяте директоры Андрей Котов. – Яңа таләпләргә ярашлы, төзелеш пайчылары акчаны банкка күчерәләр, ә төзүче аны бары тик фатир ачкычларын тапшыргач кына алачак.
“Стройинвест” белгечләре белән бергә без 29 нчы микрорайонда төзелеш мәйданчыгында булдык. Кирпеч артыннан кирпеч өелеп яңа йорт үсүен күрдек!
– Нурджан Бируниның ташчылар бригадасы вакытның һәр минуты кадерен белеп, төгәл эшли. Екатерина Трофимованың бизәкләүчеләр бригадасы эшкә керешәчәк көнгә дә ерак калмый. Бүген төзелеш мәйданында 40 тан артык кеше эшли, – дип аңлатма бирде “Строй-Дом” җәмгыяте директоры Андрей Лысков.
“Стройинвест” җәмгыяте белән “Строй-Дом” җәмгыяте подряд оешмасы 2006 елдан тыгыз бәйләнештә.
– Барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп хәл итәбез. Үзара аңлашу булганда эшләү җиңелрәк, – ди Андрей Котов.
Белгеч аңлатмасы
Айгөл Иванова, район хакимиятенең архитектура һәм төзелеш бүлеге начальнигы:
– Торак төзелеше район үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Агымдагы елда “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында күпкатлы торак йорт һәм инвидуаль торак объектлары төзү планлаштырыла.
Морозов белән Революционерлар урамнарында урнашкан 29 нчы микрорайон үсеше турында сүз алып барсак, биредә биш катлы торак төзелеше йортлары төркеме төгәлләнеп килә. БР Бәләбәй муниципаль районының җирдән файдалану һәм төзү комиссиясе тарафыннан тугыз катлы торак йортлар комплексы төзү планы хәл ителгән, анда беренче катларда социаль- көнкүреш объектларын урнаштыру өчен торак булмаган биналар каралган. Стеналарның материалына, йортның алгы ягын бизәүгә, ихаталарда машиналар кую урыннарын оештыруга, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыруга җитди игътибар бирелде. Төзүчеләр күпфатирлы торак йортлар салуны 2023 елның икенче яртысында башларга ниятлиләр. Иманым камил, заманча йортлар гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртачак һәм шәһәрнең төп урамнарының берсе – Революционерлар урамының матурлыгы булачак.
Римма Солтанова материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
Елена Петрова фотолары.
29 нчы микрорайонда күпкатлы йорт төзелешендә.
Революционерлар урамында булачак тугыз катлы йортның макеты.