Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2023, 10:21

Башкортсан янгын хәвефе мизгеленә әзер

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашудан соң журналистларның сорауларына җавап бирде. 2021 елда урман янгыннары буенча сабак алдык, күп кенә муниципалитетларда апрельдән алып сентябрьгә азагына кадәр бер тамчы да яңгыр төшмәде, дип билгеләде ул.

Башкортсан янгын хәвефе мизгеленә әзер
Башкортсан янгын хәвефе мизгеленә әзер

“Бу янгын җәһәтеннән бик хәвефле мизгел булды. 2022 ел андый булмады. Шунсы мөһим – 2021 ел барыбызга да сабак бирде һәм без алдан әзерләнә башладык,  тагын техника сатып алдык. Оештыру чараларын уздырдык һәм 2022 елны бик җитди каршыладык. Быел техника һәм кешеләр тулысынча әзер. Республикада “Урманны саклаучы” видеокүзәтү системалары эшли. Алар безгә янгынны иртәрәк ачыкларга мөмкинлек бирә. Республика язгы һәм җәйге чорга, янгын ңәвефе чорына әзер дип әйтә алам”, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән үзара нәтиҗәле эшне дә билгеләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: