Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2023, 11:00

“Кичерегез! Кичерегез! Мине яратмаганыгыз өчен”

Тормыштан алынган, утырып еларлык вакыйга бу. Кочаклауны белмәгән, иркә сүзләр ишетмәгән,  хәлләре белән кызыксынмаган  бер бала турында. Эшкә чумып, телефонга капланып, сыра чүмереп, аны бар дип тә белмиләр. Үз стрессларыннан  исә  аңа кычкырып,  хәтта кыйнап чыгалар.  Бу һәркем укырга тиешле тарих, бәлки, сез үз тормышыгыздагы нәрсәнедер үзгәртергә теләрсез

“Кичерегез! Кичерегез! Мине яратмаганыгыз өчен”
“Кичерегез! Кичерегез! Мине яратмаганыгыз өчен”

“Минем исемем Ваня. Миңа 7 яшь. Әнием Катяны һәм әтием Вадимны бик яратам. Чын дөресен әйткәндә, яратам да, куркам да. Алар мине гел кыйныйлар, ләкин нигә,  нинди гаебем бар, шуны аңламыйм.

Иртән торам да мәктәпкә китәм. Яхшы укыйм, укытучы апа мине  ярата, ә мин бөтен классны яратам... Беләсезме, минем дусларым юк. Тәнәфесләрдә класста утырам, каләмнәрем белән уйныйм. Минем белән беркем дә дус булырга теләми. Берәрсе янына барырга, дуслашырга тырышам, әмма алар мине  этеп җибәрәләр һәм: “Кит моннан, гарип, гарип!” –  дип кычкыралар.

Беләсезме, ә мин нигә гарип? Әтием сукканнан битемдә җәрәхәт эзе бар, һәм мин гел бер үк киемдә йөрим: кыршылып беткән зәңгәр джинсы, кызыл майка һәм тапталган башмаклар.

Әмма мин моңа артык пошынмадым, чөнки барсын да яраттым.

Шулай  мәктәптән соң иске генә көзге курткамны алдым да урамга чыктым. Кыш... Буран. Мин салкыннан калтыранып, чак-чак атлыйм. Шунда кемдер арттан килеп төртеп екты да башым белән көрткә тыкты. “Син гарип! Гарип! Беркемгә дә кирәкмисең, син сукбай!” –  дип кычкырган тавышларын ишеттем.

Аннары аякларыма, кулларыма, аркама китереп-китереп суктылар... Аннары алар китте.  Үксеп елап калдым. Салкын булган өчен түгел, юк, дуслашырга теләгән кешемнең минем якка карарга да теләмәгәне, җирәнгәне өчен.

Өйгә кайттым, ә әни миңа акырырга тотынды: “Кайда булдың син?! Кыяфәтеңне кара! Идиот!”

Мин эндәшми генә үз бүлмәмә кердем һәм шунда утырдым. Инде  мине кочакламауларына, назлы сүзләр әйтмәүләренә күнектем. Шул килеш, ач, юеш кием белән йоклап киткәнмен...

Аннан мин начар укый башладым, бернәрсә дә аңламыйм. .. Моның өчен әти нык итеп кыйный. Бервакыт кулыма шундый иттереп сукты, бармагым бөтенләй хәрәкәтләнмәс булды... Шуннан бирле ул таш кебек катып калды. Моны күреп, мәктәптә тагын да ныграк ирештерергә тотындылар.

Көннәр уза торды, һәм бервакыт йөрәгем авырта башлады.

Мәктәптә “Минем хыялым” дигән рәсем төшерергә куштылар. Барсы да машиналар, ракета, курчаклар төшерде. Ә минем аларны төшерәсем килмәде... мин әйбәт әни белән әйбәт әти теләдем.

Һәм...  гаилә рәсеме төшердем. Әни, әти һәм аларның өстәл теннисы уйнаучы шат күңелле  малайлары. Үзем рәсем ясыйм , үзем әкрен генә елыйм... Бу бит минем  хыялым...

Рәсемне класска күрсәтергә чиратым җиткәч, барсы да көләргә тотындылар. Мин такта янына чыктым һәм: “Минем хыялым – гаилә”, – дидем.

Сережка исемле малай көлә-көлә: “Шул да булдымы хыял?” – диде. Мин каршы бер сүз дә әйтә алмадым, күз яшьләремә төелеп: “Миннән көлмәгез, зинһар, бу минем хыялым”, – дидем.

Укытучы һәм кайбер балалар мине аңладылар... әмма барыбер мыскыл иттеләр.

Беркөнне рус теленнән икеле алдым. Өйгә кайтырга курыктым... әниемне борчыйм бит . Әмма башка барыр җир юк. Икелене белгәч, әни авырткан бармагымнан эләктереп алды һәм идәнгә очырды... Мин идәндә тора алмыйм яттым.

Әни каядыр чыгып китте. Мин кесәмнән печенье алып, шуны  әкрен генә кимереп яттым... мин курыктым.

Ә ул керде дә: “Син йолкышны күпме үстердек, бернәрсә эшли  алмыйсың, менә атаң кайтсын әле, күрмәгәнеңне күрсәтер, жәллисе дә түгел сине!” –  диде.

“Әнием, кирәкми, мин төзәләчәкмен”, –  дип кенә өлгердем, әти кайтты. Икеле турында белгәч, ул кулымнан тотып алып, җилкетергә  тотынды... Аннары йөземә китереп сукты, аягыма... Мин егылдым һәм берни дә исләмим.

Дәваханәдә уянып киттем, теге, таш кебек бармагымның юк икәнен күрдем. Тәрәзә алдына килеп бастым, күңелсез, моңсу, елыйм... Яңа ел җиткән, һәм барсы да каядыр ашыгалар. Әнә балалар әти-әниләре белән куышып уйныйлар... Бер әни малаен кочаклаган да үбә дә үбә. Ә беләсезме, мин ни өчен еладым? Чөнки мин әнинең елмаюын да, үбүен белмәдем, белмим. Мин әнине... әтине кочаклауның нәрсә икәнен белмәдем.

Мине кыйнадылар гына... ә мин яраттым.

Мәктәптә укытучым чәй эчергәләде, әзрәк минем белән укйнады... Ул минем дустым.

Ярты ел узды. Мин яхшырак укый башладым, ләкин әни белән әти мине яратмадылар... Бервакыт ялгыш чәемне түккән идем, тагын кыйнадылар...

Вакыт-вакыт йөрәгем авыртты, һәм мин әнигә: “Әни-әни, йөрәгем авырта”, - дидем. Әмма ул игътибар итмәде.

Мин тагын дәваханәгә эләктем, әмма алар яныма килмәделәр... Алар килә, килә, дип юаттылар, әмма юк, килмәделәр. Ә мин аларны көттем дә көттем .

Алар миннән баш тарттылар... Мескен гариптән.

Ә мин аларны шундый яраттым... Аларның барсын да  яраттым.

------

Ваня ике көннән йөрәк өянәгеннән үлә. Үлгән килеш аны тапканда, кулында рәсеме һәм язылып бетмәгән язу була. Эчтәлеге мондый: “Әти һәм Әни. Ямьсез, надан һәм аксак булганым өчен мине кичерегез. Мине яратмаганыгыз өчен, кичерегез... кичерегез.

Мин  сезне борчырга теләмәдем, мин теләгем бер генә иде... Әни, сине кочакларга, үбәргә һәм мин сине яратам, дияргә. Әти... мин синең белән әбәкле, атышлы уйнарга теләдем, синең белән балыкка барырга...

Мин гаепле икәнемне беләм.

Мин сезне яра...”

Соңгы сүзен язып бетергәнче малайның йөрәге туктый.

Русчадан З.Салихова тәрҗемәсе.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: