Новости
7 Марта 2023, 06:00

Яшь баянчы Булат Мишәров Русия яшьләр Дельфий уеннарында катнаша

Уфаның 15 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Булат Мишәров Русиянең яшьләр Дельфий уеннарында катнаша. Яшь талантлар форумы 21-26 апрельдә Сарытауда уздырыла.

title
Яшь баянчы Булат Мишәров Русия яшьләр Дельфий уеннарында катнашаЯшь баянчы Булат Мишәров Русия яшьләр Дельфий уеннарында катнаша
Яшь баянчы Булат Мишәров Русия яшьләр Дельфий уеннарында катнаша

Булат Мишәров февраль азагында Уфада үткән сайлап алу турында 16 лауретның берсе булды. Анда республиканың мәдәният өлкәсе белем бирү учреждениеләреннән 76 дәгъвачы, шулай ук Башкортстаннан читтә укучы якташларыбыз да катнашты.

Белешмә

Дельфий уеннары –художество, гамәли һәм гыйльми-тикшеренү иҗаты дисциплиналары буенча комплекслы ярышлар. Әлеге вакытта ярышлар 54 номинация буенча оештырыла: фортепианоо, скрипка, театр, академик җырлау, халык биюе, цирк, кием дизайны һәм  башкалар.

Илнең  XXII яшьләр Дельфий уеннары Русия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 27 июнендәге “Русия Федерациясендә Укытучы һәм остаз елын уздыру турында” 401 нче күрсәтмәсенә  ярашлы үткәрелә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас