Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2023, 10:00

Бер гасырлык гомердә

Кәнзия Нәсхетдин кызы Гыйлфанова 1923 елның 15 февралендә Мәтәүбаш авылында ишле гаиләдә туган. Унөч бала тату булып, эш яратып үсәләр. Кәнзия уналты яшеннән колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда кызга 18 яшь була. Гүзәл чак! Аңа, аның яшендәге кызларга укыйсы, хыялланасы, гашыйк буласы да бит, ә алар фрнтка киткән  ир-атларны алыштырып, төп эш көченә әйләнәләр.

Бер гасырлык гомердә
Бер гасырлык гомердә

1942 елның кышында аны комбайнда эшләргә өйрәнергә укырга җибәрәләр, ә инде җәй ул тулы хокуклы комбайнчы булып колхоз басуларында эшли.

1944-1945 елларда, Башкортстаннан башка яшь кызлар кебек, Кәзния Нәсхетдин кызы “вербовка буенча” Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрелә. Кызларны Каринторф дигән поселоктан ерак түгел урманда, баракларга урнаштыралар.

 Документлардан мәгълүм булуынча, эшчеләр коточкыч шартларда яшиләр. Бик кысык була, торыр урын җитми, булганында пычраклык хөкем сөрә. Ару-талуга, ач булуга, авыруларга карамастан, кешеләр ялсыз-нисез эшлиләр, эшкә таң ату белән чыгалар, кояш баегач кына туктыйлар. Хезмәтнең 80 проценты кул белән башкарыла, төп эш кораллары – көрәк, тачка һәм балта.

Ул эш көннәре күренеше әле булса картәнинең күз алдында. Карьерларда гидромашиналарның торф юдырганы, аны басуга суырту. Басуда  түгелгән торф кибә төшкәч, озын ярымтүгәрәк көрәк белән кызлар чи кара торфны брикетларга кискәннәр һәм киптерер өчен тартмачыкларга тутырганнар. Яхшы итеп кипсен өчен мондый һәр “кирпечне”  берничә тапкыр кул белән әйләндерергә кирәк булган.

 Торф предпиятиеләрендә төп эшчеләр авылдан килгән, белемнәре чамалы, кечкенәдән авыр физик эшкә күнеккән  яшь кызлар булган. Алар  көннең көнендә эсседә дә, юештә дә, чебен-черки явы астында шушы эш белән шөгыльләнгәннәр.

Җир туңганчы, апрельдән алып ноябрь-декабрьгә кадәр эшли, ә аннары өйгә кайта идек, дип сөйли картәни. Алар арасында Украинадан да кызлар күп булган. Эшләгән өчен ситса (10 көнгә – 5 метр) биргәннәр,  украин кызлары теләгәннәргә шул ситсадан күлмәкләр теккәннәр. Көненә карточка буенча 800 әр грамм ипи биргәннәр. Норманы арттырып үтәсәләр, тагын 200 грамм өстәгәннәр. Ипине чигелгән украин кофталарына да алыштырганнар.

 Картәнинең туганнары Мирсәет белән Миргалим  Сиразетдиновлар бу вакытта сугышта булганнар. Мирсәет фронттан кайтмаган, 1943 елда Украинада һәлак булган, ул чакта ана 18 генә яшь тула.

Җиңү көнен Кәнзия  Каринторфта каршылый. Салкын көн була, карлы яңгыр явып тора. Әмма барсы да урамга йөгереп чыга, кычкырыш: “Җиңү! Сугыш бетте!”

Өйгә кайткач, Кәнзия Нәсхетдин кызы шәп егет Мияссәр Гыйлфановка кияүгә чыга. Яшь гаилә Акбасар авылына күченә. Кызганыч, ире, Мияссәр Шәймөхәмәт улы, иртә дөнья куя, һәм мәктәптә укучы өч бала белән ул берүзе кала. Әмма мондый хатынны авырлыклар куркытамыни!  Ал-ял белмичә колхозда эшләп, ул өч кызын да – Флүрә, Гөлчирә һәм Минсылуны аякка бастыра.

Хезмәт ветераны авылдагы иске генә йортына еш кайта, ишегалдында йөри, әкренләп тегесен-монсын тәртипкә китерә. Авылдашлары мотлак янына кереп җитә, чөнки Кәнзия Нәсхетдин кызы якташлары арасында һәрчак хөрмәтле булды. Бүген дә ул кызларына гына түгел, алты оныгы, сигез туруны һәм бер турунының баласына акыллы киңәшләрен биреп тора.

Светлана Рәшитова, К. Н.Гыйлфанованың оныгы. 

Фотода: Акбасар авылында ахирәтләр белән бергә. К.Н. Гыйлфанова (уңнан беренче)

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: