Барлык яңалыклар
Новости
8 март 2023, 09:00

Кубада “Мир” түләү системасы эшли башлый

Тиздән кубада Русиянең “Мир” түләү системасы эшли башлый. Бу хакта Русиянең Гаванадагы илчесе Андрей Гуськовка сылтанма белән “Российская газета” хәбәр итә.

Кубада “Мир” түләү системасы эшли башлый
Кубада “Мир” түләү системасы эшли башлый

Дипломат сүзләренчә, Кубада “Мир” түләү системасын гамәлгә кертүгә әзерлек тәмамланып килә. Утрауга Русиядән туристлар агымының артуын көтәргә мөмин, дип өстәде Гуськов.

Гавана 2021 ел азагыннан алып Милли түләү карталары системасы белән берлектә Русиянең системасын кертү өстендә эшли. Әлеге көндә “Мир” карталарын Абхазиядә, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Вьетнамда, Казагстанда, Кыргызстанда, Тажикстанда, Көньяк Кореяда һәм Көньяк Осетияда кулланырга була.

Хәзер Якын Көнчыгыш, Латин Америкасы, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә һәм Кытайда “Мир” карталарыннан файдалану турында сөйләшүләр алып барыла.

2022 ел йомгаклары буенча “Мир” системасы карталарын чыгару 60 процентка арткан. Шушы вакытта барлыгы 182 миллион карта чыгарылган.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: