Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2023, 13:00

Республиканың торак пунктларында яктырткычлар куюга бюджеттан 200 миллин сум бүленә

2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән республиканың муниципаль берәмлекләрендә тышкы яктыртуны яхшырту программасы башланды.

Республиканың торак пунктларында яктырткычлар куюга бюджеттан 200 миллин сум бүленә
Республиканың торак пунктларында яктырткычлар куюга бюджеттан 200 миллин сум бүленә

Нәтиҗәдә 40 меңнән артык яктырткыч куелды һәм алмашырылды, соңыннан программа туктатылды, әмма Радий Хәбировның башлангычы белән быел тергезелә.

Программаны гамәлгә ашыруга агымдагы елда Башкортстан бюджетыннан 200 миллион сум бүленә. Бу социаль объектларга, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына юлларны яктыртуга бәйле хәлне яхшыртырга тиеш. Программада 63 муниципалитет катнаша. Эшләрне 1 августка тәмамларга ниятләнә.

Фото:Олег Яровиков

.https://www.bashinform.ru/news/social/2023-03-07/na-ustanovku-sve

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: