

Чыннан да, Рамазан аенда без башка айлардан аермалы буларак, уразаларыбызны җиңеллек белән тотуыбызны, уразада булсак та, көндәлек эшләребезне дә гадәттәгедән дә уңышлырак башкарып чыгуыбызны һәм, гомумән, уразада вакытның бәрәкәте килүен, ягъни әз генә вакыт эчендә дә күп нәрсәләргә өлгерә алуыбызны тоябыз.
Рамазан аена аяк басар алдыннан аңа кагылышлы хәдис-шәрифләр белән танышып үтү хәерле булыр. Белгәннәр өчен искә төшерү, белмәгәннәргә гыйлем булып барса иде алар.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөбарәк Рамазан шәриф ае турында, ураза хакында менә мондый сүзләр әйтеп калдырган: “Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз”.
“Башинформ” буенча.
Фото: pixabay.com.