“Северная Нива Башкирия” производство хуҗалыгы (“ЭкоНива” компаниясенә керә) директоры Николай Лукерин “БХ”га язгы чәчүгә әзерлек турында сөйләде һәм алда торган авыл хуҗалыгы елына планнары белән уртаклашты.
– Безнең хуҗалык язгы кыр эшләренә әзерлекне төгәлли. Әлегә техниканың 80 проценттан артыгы юнәтелгән. Бу кампаниягә без 30 техника берәмлеге җәлеп итәргә ниятлибез. Якын көннәрдә хуҗалыкка орлыклар, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары кайтачак. Һава шартлары әйбәт булса, апрельнең соңгы ункөнлегендә басуга эшкә чыгарга уйлыйбыз.
Николай Петрович сүзләренә караганда, язгы чәчүгә 10 500 гектарлап җир бүлгәннәр. Анда бөртекле культуралар, көнбагыш, җитен чәчәргә планлаштырыла. Силоска кукуруз мәйданы да узган елдагыдан артыграк булачак.
Әйтергә кирзк, “Северная Нива Башкирия” быел яз беренче тапкыр 500 гектар каты сабан бодае чәчәргә ниятли. Моннан тыш, әлеге мәлгә 3 500 гектар мәйданны – уҗым культуралары, 5 000 гектар күпьеллык үләннәр – мал азыгы – били.Элекке шикелле үк, хуҗалыкның үсемлекчелек юнәлешендәге бурычы – үз терлекчелек хуҗалыкларын тупас һәм сусыл мал азыгы белән тәэмин итү.
Компания турында белешмә
“Северная Нива Башкирия” “ЭкоНива” компаниясе составына керә һәм 2018 елдан эшли. Предприятие сөт җитештерүгә махсуслаша, ит өчен мал үстерә, үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Мөгезле эре терлекләр 6400 баштан артык, шуларның яртысы – фураж сыерлар. Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында компания идарсендә 20 000 гектар авыл хуҗалыгы җирләре. Предприятиедә 430 хезмәткәр эшли.
2022 елда компания Ярмәкәй районында 2800 баш савым сыерга һәм 3200 баш яшь сыер малларына “Семен-Макар” терлекчелек комплексын файдалануга тапшырды. Бу Башкортстан Республикасы территориясендә иң эре сөтчелек комплексы. Әлеге вакытта тулаем тәүлеклек савым 94 тонна сөт тәшкил итә, һәр сыердан тәүлегенә 35 кг туры килә.
Зөлфия Гарифуллина әзерләде.