Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2023, 09:40

Иран Башкортстаннан “Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән сыер ите сатып алуга килешү төзергә әзер

Иран Башкортстанда “Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән биш мең тонна сыер итен сатып алуга тәүге контракт төзергә әзер. 13 мартта Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иранның авыл хуҗалыгы министры Джавад Садати- Нежад белән очрашуда шушы хакта сөйләшеп килеште. Алар агросәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Иран Башкортстаннан “Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән сыер ите сатып алуга килешү төзергә әзер
Иран Башкортстаннан “Хәләл” стандарты буенча җитештерелгән сыер ите сатып алуга килешү төзергә әзер

Яклар авыл хуҗалыгы продукциясенең ассортиметын һәм күләмен арттыру мәсьәләсен тикшерде. Башкортстан Иранга иген һәм үсемлек мае озата. Иранның авыл хуҗалыгы министры агач эшкәртү һәм малчылык продукциясен сатып алуга да кызыксыну белдерде. Киләчәктә ике ил арасында товар әйләнешенең елына әлеге 100 миллионнан алып 400 миллион долларга кадәр артуы ихтимал, дип билгеләде Джавад Садати-Нежад.

Фото: Башкортстан башлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: