Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2023, 09:44

Конкурслар башланды!

Дүшәмбе  Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында ике  һөнәри конкурсны ачу тантанасы узды:

Конкурслар башланды!
Конкурслар башланды!

 – 28 нче төбәкара “Елның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы. Анда безнең республикадан һәм Русиянең башка төбәклреннән 61 педагог катнаша.

 – 33 нче “Башкортстанның ел укытучысы” конкурсы “Башкортстанның ел укытучысы”, “Елның рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Елның татар теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм “Елның яшь укытучысы” конкурсларын үз эченә ала. Анда 150 укытучы катнаша.

Кичә Уфада конкурс дәресләре бирделәр. Приюттан Сәлимә Закирова Уфаның 116 нчы  мәктәбендә ачык дәрес күрсәтте.

Бәләбәйдән конкурста катнашучы укытучылар Сәлимә Хәйдәр кызы Закировага һәм Айгөл Заһир кызы Галиуллинага иҗади уңышлар телибез.

Конкурслар башланды!
Конкурслар башланды!
Конкурслар башланды!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: