Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2023, 09:00

“Алга, яшь хәбәрче!”

“Алга, яшь хәбәрче!” өченче республика яшь журналистлар конкурсына йомгак ясалды, оештыручысы -   Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе, көнчыгыш белеме һәм журналистика факультеты кафедрасы.

“Алга, яшь хәбәрче!”
“Алга, яшь хәбәрче!”

Жюрига 230 катнашучы арасыннан  иң-иңнәрен сайлау җиңел булмады. Нәтиҗәләр буенча мактаулы өченче урынны Бәләбәй шәһәренең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучылары Мәҗитова Вилиана белән Гирфанова Сафие яуладылар (җитәкчеләре Финзирә Шакирова). Шулай ук Приют поселогының 5 нче мәктәп укучысы Елизавета Гитарина (җитәкчесе Анна Гыйззәтуллина).

Мәҗитова Вилиана – эшен Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган кардәше Гыйләҗев Хикам Саях улына мөрәҗәгать рәвешендә тәкъдим иткән, аңа “Солдатка хат” дигән баш куйган. Хатында ул бүгенге буын исеменнән аның батырлыгына соклана һәм рәхмәт белдерә.

Гирфанова Сафие  язмыш кушуы буенча сөйгән туган иленнән читтәге кешенең сагынуын аңлый һәм тапшыра алган. Эше “Туган илгә хат” дип атала.

Гитарина Лиза “Монда сәнгать туа” мәкаләсендә Приют поселогының 2 нче санлы сәнгать мәктәбе эшен турында язган.

“Талантлы кеше бар  яктан да талантлы” дигән билгеле әйтем кызларның өчесенә дә бик туры килә. Алар яхшы укыйлар, спорт секцияләренә йөриләр.

Мәктәп программасыннан тыш Вилиана инглиз теле өйрәнә, француз телен өйоәнә башларга ниятли, киләчәктә тәрҗемәче яки журналист һөнәрен сайларга тели.

Сафие, өлкән класслар советы әгъзасы буларак, җәмәгать эше белән шөгыльләнә, гимназияның төрле классларында тәрбияви әңгәмәләр алып бара. Сафие күп укый, шигырьләр яза. Юрист булырга хыяллана.

Лиза 2021 елда Приют поселогының 2 нче санлы музыка мәктәбен тик “5” кә генә тәмамлаган. Ул да күп укый, пейзажлартөшерә..

Без кызларны уңышлары белән котлыйбыз, әлеге конкурс Вилиананың алдагы уңышларына трамплин булыр дип өметләнәбез.

Рәмзия Хайрварина мәкаләсе буенча.

“Алга, яшь хәбәрче!”
“Алга, яшь хәбәрче!”
“Алга, яшь хәбәрче!”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: