Аның килеп чыгу тарихы мондыйрак: дәваханәдә яткан поляк малае хәлен белергә килгән әдибәдән: “Ни өчен кешеләрне батырлыгы, фидакарь хезмәте өчен бүләклиләр, ә әйләнә-тирәдәгеләрнең күңелен күтәрүчеләрне, бәхетле итүчеләрне юк?” – дип сорый. Язучы бу вакыйганы “Польша курьеры” газетасы редакциясында сөйли. Журналистлар җитешсезлекне бетерергә хәл итә һәм шундый кешеләр өчен орденның эскизына бәйген игълан итә.
Ел саен балалар бу орденга лаеклы кеше хакында хатлар яза һәм иң күп тавыш җыючы язучы, артист, укыучы, рәссамнарны бүләклиләр.
Тантана мәлендә бүләкләнүче лаек булуын исбат итәр өчен бер стакан лимон сутын йөзен чытмыйча эчеп бетәргә тиеш. Бу орденга СССРның халык артисты, курчак театрын югары дәрәҗәгә күтәргән Сергей Образцов та лаек була. Замандашлары аның барлык югары исем һәм наградалары арасында нәкъ Елмаю ордены белән аеруча горурлануын әйтәләр.
Чыганак “Башкортстан” календареннан алынды