Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 10:54

Безнең педагоглар чираттагы турга үтте

Уфада 28 нче төбәкара “Елның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм 33 нче “Башкортстанның ел укытучысы” конкурслары дәвам итә.

Безнең педагоглар чираттагы турга үтте
Безнең педагоглар чираттагы турга үтте

Безнең Бәләбәй районыннан анда өч укытучы катнаша. Приютның 7 нче мәктәбеннән башкорт теле һәми әдәбияты укытучысы Сәлимә Закирова, Бәләбәй шәһәренең  8 нче урта мәктәбеннән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Оразметова һәм Бәләбәй гуманитар-техник колледжының педагогия бүлекчәсе башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Галиуллина. Алар өчесе дә беренче тур биремнәрен уңышлы үтәп, киләсе турга үтте. Әйтәндәй, икенче турга үтүләрен дәлилләүче катнашучы дипломнарын тапшыру тантанасын Сәлимә Хәйдәр кызы “Укытучыма” җырын җырлап ачты.

Киләсе турда конкурсантлар осталык дәерсләре күрсәтә. Бу турда да безнекеләргә уңыш елмайсын!

Зөлфия Гарифуллина.

Безнең педагоглар чираттагы турга үтте
Безнең педагоглар чираттагы турга үтте
Безнең педагоглар чираттагы турга үтте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: