Аллага шөкер, хезмәте, таланты, булмышы белән гомер юлыннан әнә шулай яхшылык, изгелек чәчеп, күпләр күңелендә соклану тудырып яшәүче затларыбыз бар безнең һәм алар күп.Шундыйларның берсе – бар гомерен музыкага, балалар күңелендә җыр-моңга сөю тәрбияләүгә, сәләтле балаларны күреп, аларның талантын үстерүгә багышлаган музыка укытучысы Минсылу Мигранова.
Бәләбәй шәһәре “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Укытучы һәм остаз елы кысаларында узган “Гомер ул бер мизгел” дип исемләнгән күркәм кичә залны тутырып килгән тамашачыларны әлеге тыйнак, әмма талантлы педагог, гүзәл ханым белән белән очраштырып, бергә аралашу, “тәмле” җырлар тыңлау минутларын бүләк итте.
Бормалы, катлаулы тормыш юлыннан үткәндә Минсылу Мансур кызына сынаулар да, шатлыклар да кичерергә; булмышы музыка булса да, күп төрле эшләрдә эшләргә дә туры килә. Республика культура-агарту училищесында укып, рус халык уен кораллары оркестры җитәкчесе белгечлеге алгач, Дүртөйле районың Әсән авылында җыр-музыка укытучысы булып эшли, зур хор оештыра. Ул вакыттан бирле күп еллар, күп сулар акса да, әсәнлеләр әлеге талантлы, җанын балаларга биреп эшләгән педагогны онытмыйлар.
Шуңа да хаклы ялда булуга карамастан, әле һаман эшен дәвам итүче укытучыга рәхмәтләрен белдерергә Дөртөйле районыннан тулы делегация, алар белән бергә әлеге кичәне оештыруның башында торган Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Радик Динәхмәтовның килүләре һәм кичәне чыгышлары, күчтәнәчләре, чәчкәләре, җыр-моңнары белән ямьләүләре очрашуның мәртәбәсен бермә-бер күтәрде.
Яраткан җырчыбыз тормышта үзен табарга юл күрсәткән остазына ихлас рәхмәтен, гомере буе аңа рәхмәтле булып яшәвен, аның алдында баш иеп җиткерде, берничә җыр башкарып, флейтада уйнап, тамашачыларның көчле алкышлауларына лаек булды.
Минсылу Мансур кызын котларга, рәхмәтләрен белдерергә Бәләбәй гуманитар-техник колледжыннан, Бәләбәй татар гимназиясеннән бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, педагогия училищесында төрле елларда аңарда укыган элекке укучылары – бүгенге көндә төрле районнар мәктәпләрендә музыка укытучылары булып эшләүче ханымнар да сәхнәгә күтәрелде.
Музыка уен коралларында осталыгын шомартучы бүгенге укучысы Урал Хабибрахмановның чыгышын да тамашачы җылы кабул итте.Чараны җанлы итеп алып баручы Анжела Аубакированың педагогның тормыш юлы белән таныштыруы җыр-моң белән үрелеп барды. Дүртөйле җырчылары, шулай ук үз сәхнә осталарыбыз – “Ләйсән” башкорт җыры ансамбле, Айнур Аубакиров, Эльмира Маликова, Минзифа Вильданова, татар гимнзиясе укучысы Илназ Хәйруллинның җыр-бүләкләре моң нурлары булдылар.
Кичә ахырында Минсылу ханым очрашуны оештыруга тырышлык салган, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтләрен белдерде, үзе баянда уйнап, үзенчәлекле моңлы тавышы белән җырлар башкарды.
Әйе, җырдагыча, узган гомер кире кайтмый, әмма ул һәркем күңелендә якты хатирәләр бәйләме булып саклана. Ә Минсылу Мансур кызы сыман талантлы, үз эше остасы булган укытучылар башкалар хәтерендә дә.