Акциядә 1400дән артык басма, шул исәптән республика, район һәм шәһәр гәзит-журналлары да катнашалар. Исемлектә балалар өчен, шөгыльләр буенча, тармаклар басмалары һ.б. бар.
Русия почтасы сайтында һәм мобильле кушымтасында, барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда яраткан басмагызга язылырга мөмкин. Вакытлы басманы онлайн яздыручы клиентларның кирәкле басманы атамасы яки подписка индексы, тема, алфавит, шөгыльләр буенча сайлау мөмкинлеге бар, ә оформить итү берничә минутны ала.
Почта клиентлары шулай ук мәктәп-интернатлар һәм балалар йортлары балаларына, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортларындагы инвалидларга, мохтаҗ һәркемгә подписка бүләк итә ала. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки “Дерево добро” акциясе битләрендә podpiska.pochta.ru/derevo-dobra/region төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга, тиешле адресны күрсәтергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасына шулай ук редакциядә дә язылырга мөмкин. Адрес: Кече Тугай урамы, 53а. Белешмәләр өчен телефон: 3-25-44.
Светлана Шириня әзерләде.