

Әлеге чара Русия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән 500дән артык кече бизнес вәкилләрен һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен җыйды. Өч көнлек чаралар программасына күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Чувашстан Республикасының татар авылларын барып күрү керде.
Бөтенрусия эшкуарлар җыенында Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан ирле-хатынлы Гөлнара белән Марат Зайруллиннар катнашты. Гәзит укучылар игътибарына форум турында аларның тәэсоратларын тәкъдим итәбез.
– Беренче көнне без Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мәхмүт Галәү романы буенча куелган “Мөһәҗирләр” спектакленең премьерасын карадык. Спектакль революциягә кадәр татарлар тормышындагы драматик вакыйгаларны сөйли. Дүрт сәгатьлек әсәр 1877 елгы ачлыкны һәм 1897 елгы җанисәпне сурәтли, шул сәбәпле татарларның бер өлеше Төркиягә китә дә инде. Сәхнә әсәре беркемне дә битараф калдырмады, актерларның уйнау осталыгы күңелнең иң нечкә кылларына кагылды.
Икенче көнне Чувашстанның Батырев районы Шыгырдан авылында, Комсомол районының Урмай һәм Тукай авылларында булдык. Монда күрше республикадагы татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша, авыллар эшмәкәрләреең хуҗалыкларын күрә алдык. Бу авылларга соклануның чиге юк! Гүя коттеджлы поселокка килеп эләктек сыман, барлык йортлар – зур, купшы. Биредә эшсөючән, булдыклы кешеләр яшәве шунда ук күзгә бәрелә. Һәр авылда әллә ничә мәчет, яшәүчеләр ислам традицияләрен, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр. Заманча социаль инфраструктура объектлары күп.
Шул ук көнне Казанда “Тандем” үзәгендә гражданнар авиациясе пилоты, Русия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашу булды, “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмын карадык.
15 мартта “Корстон”да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Минеханов катнашлыгында җыенның пленар утырышы булы. Шулай ук Русия төбәкләрендә җитештерелүче продукция, халык кәсебе эшләнмәләреннән күргәзмә-ярминкә оештырылды. Күргәзмәдә халык иҗатының берничә юнәлеше: милли кием, милли ризык, милли сувенирлар, аек яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник профиле, татар брендлары һ.б. тәкъдим ителде.
Без дә ярминкәдә катнаштык һәм үз продукциябызны – “Алма” кагын күрсәттек. Как форум кунакларына ошады. Без күп җылы сүзләр ишеттек, эшлекле тәкъдимнәр алдык. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Минехановның безнең күргәзмә экспозициясе янына килүе һәм продуктларыбыз белән кызыксынуы шатландырды. Ул бизнесны үстерүдә уңышлар теләде. Бу безнең өчен зур мәртәбә!
Бәләбәй районы эшкуарлары илһамланып, яңа планнар белән кайттылар. Алар Бөтендөнья татарлар конгрессына шундый гаять зур чара оештырганы һәм анда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен бик рәхмәтлеләр.
Римма Солтанова әзерләде.
Фотоларны Зайруллиннар гаиләсе тәкъдим итте.