Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2023, 12:00

Бәхет яшәсен бу йортта!

Бәләбәйдә  федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары исәбенә ятим балалар, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән  мәхрүм калган балалар өчен төзелгән ике йортны файдалануга тапшыру тантанасы узды. Механизация урамында №№3/1 һәм 3/2 нче  йортлардан бер бүлмәле фатир алучы бәхетлеләр 14 кеше булды. Азат Сәхәбиев аларны тормышларындагы шатлыклы вакыйга белән котлады һәм бар уңайлыклары булган фатирлардан ачкычлар тапшырды. Муниципалитет җитәкчесе яңа торак алучыларга бәхет һәм иминлек теләде. Кем әле өйләнергә яки кияүгә чыгарга өлгермәгән –  аларга гаилә төзергә һәм балалар үстерергә.

Бәхет яшәсен бу йортта!
Бәхет яшәсен бу йортта!

Азат Альверт улы чыгышында:

 – Бу йортлар зур түгел, әмма бик матурлар. Монда төзүчеләрнең дә, район хакимиятенең, ятим балаларны, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен җаваплы барлык белгечләрнең зур хезмәте салынган. Безнең район калган районнар белән чагыштырганда бу мөһим эш буенча яхшы якка аерылып тора, – дип билгеләде.

 Район Советы рәисе Сергей Лушиц яңа йортка күченүчеләргә шулай ук изге теләкләр теләде.

“Стройтепломонтаж” җәмгыяте баш инженеры Алексей Кузьмин, яңа урында фатир хуҗаларына шатлыклар гына булып торсын, дип теләкләрен җиткерде. Җилләтү системасыннан, газ корылмасыннан файдалану буенча проблемалар килеп туса, йорт салучыга мөрәҗәгать итә аласыз, диде ул. “Стройтепломонтаж” белгечләре “Үсеш” идарәсе компаниясе белән бергә кимчелекләрне бетерү өчен йөреп чыга алалар.

 Ятим балаларга, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга яңа фатирлардан  ачкычлар тапшыру чарасында алар белән бергә  туганнары да катнашты. Мәсәлән, Бәләбәйдән Гөлфирә Газимова әнисе үлгәннән соң оныгын туган чагыннан ук тәрбияли. Хәзер кыз вузда укый. Наилә Троц та оныкасын бәләкәйдән тәрбияләгән. Картәниләр бу дулкынландыргыч көндә шатлыклы күз яшьләрен тыеп алмадылар.  

– Безнең дәүләттә ятим балалар турында хәстәрлек күрелүе нинди яхшы. Район хакимиятенә, төзүчеләргә шундый купшы йорт өчен рәхмәт! – диделәр хезмәт ветераннары!

Елена Петрова фотосы

Римма Солтанова

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: