

«Россия Саклану, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары, Росгвардия, Федераль Иминлек комитеты, Федераль сак хезмәтенә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә, махсус дәрәҗәсе булган затларга, иреклеләр берләшмәсендә катнашучыларга ярты елга бер тапкыр 14 тәүлек ял бирүне тәэмин итәргә», - диелә Федераль Җыенга юллама нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр исемлегендә.
Билгеләп үтелгәнчә, юлдагы вакыт ял көннәренә кермәячәк. Югарыда атап үтелгән ведомстволарның җитәкчеләре 2023 елның 15 апреленә кадәр докладлар тәкъдим итәргә тиеш.
Искәртеп узабыз, 21 февральдә Федераль Җыелышка юллама белән чыгыш ясаганда Путин махсус хәрби операциядә катнашуның «гаять зур физик, психологик йөкләнешләр, көн саен үз сәламәтлегең һәм тормышыңны куркыныч астына кую» белән бәйле булуын белдерде һәм хәрбиләргә даими ял бирергә тәкъдим итте.
Татинформ буенча.