Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә болай дип хәбәр итә: “Ий иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә фарыз булып язылган кебек, сезгә дә Рамазан аендагы ураза фарыз булды. Бәлки, ачлык ярдәме белән гонаһлардан сакланып тәкъва булырыз!” “Әл-Бакара/Сыер”, 2:183.
Рамазан аенда һәр көн ураза тоту, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш баеганга чаклы ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору – бәлигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин кешегә фарыз икәнен беләбез. Аятьтә әйтелгән сүзләре безгә кадәр булган барча иманлы халык та уразалы булганын раслый.
Аллаһның “шәт тәкъвалы булырсыз”, дигән сүзләренә игътибар бирергә кирәк. Белүебезчә, ураза тоту ач тору гына түгел. Уразалы кеше гайбәт, хәрамгә карау, сүгенү, кеше рәнҗетү, яла ягу, талашу, ялганлау кебек гонаһлардан тыелу мөхим. Бу, тәкъвә мөселманнар өчен, зур сынау. Шулай эшләмәсә уразаның әҗерен югалтуы бар.
Кешене үзенең көчсез якларын белү көчле итә. Мәсьәлән, берәүләр ялганларга, икенчеләре, гайбәт сөйләргә, өченчеләре хәрамга карарга гадәтләнгән була. Кеше үзе сизмәстән шул сыйфатлары белән яшәргә мөмкин. Әммә көннәрдән бер көнне ул үзенең шул зәгыйф якларын танырга һәм алар белән көрәш башларга мөмкин. Бу урында динбездә әлеге күркәм дога барлыгын онытмыйк. Мөселман кеше (бигрәк тә көзгегә караганда) әлеге доганы укырга гадәтләнергә тиеш:
Укылышы: “Аллаһүммә әнтә хәссәнтә халкый фәхәссин хулүкый”.
Мәгънәсе: “Йә Аллаһ! Сүрәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә”.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу гәләйһи үә сәлләм): “ Әгәр кеше бозык сүзләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела алмаса, Аллаһ Тәгалә аның ашау-эчүне ташлавннан мохтаҗ түгел”, - дип әйткән.
Бүген заман кешесе ризык мул вакытта яши. Шуңа да Раббыбыз безнең тоткан уразаларыбызны кабул кылсын дип сорыйк. Уразада авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Кызганыч, кайбер кешеләр шуның аркасында ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә. Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагы да игътибарлы булыйк.
Аллаһның ураза тотарга әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең аврлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, яшьләрнең мәктәтә яки югары уку йортларында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый. Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып саналалар. Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәләмәтлекләре булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Әмма мәтди мөмкинчелекләре булса, фидия бирәләр.
Хәдистә әйтелә: “Әгәр сәләмәт кеше үз теләге белән бер көн уразасын калдырса, гомере буена тотса да шул көннең савабына ирешә алмас.”
Ураза кешегә нәрсә бирә?
Мөселман кешесе иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларга туры килерлек итеп тота ала, ләкин барыбер уразадан көтелгән файдага ирешмәскә мөмкин.
Беренче чиратта шуны әйтү мөһим: Аллаһы әмер иткәнлектән, без уразаны Аның ризалыгы өчен тотабыз. Шул ук вакытта, әлеге әмерне үтәгәндә ниндидер файдага да ирешәбез, чөнки, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, аларның барысында да безнең өчен дөньяви һәм рухи файда бар. Мондый зур мөмкинлекләр биргәне өчен, Аңа чын күңелдән шөкер кылсак иде.
Ураза файдалы булсын өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Бу хакта Исламның бөек галиме һәм күренекле фикер иясе имам Әл-Газали”Ихйә Гилемеддин” исемле әсәрендә язып калдырган. Ислам динен яхшы белгән һәм Аллаһ кушканча яшәргә омтылган мөселманнарның уразасы түбәндәгечә булырга тиеш:
Күз зинасыннан саклану ләзем. Башкаларның малына, намусына яман күз белән карау ярамый. Кемнеңдер малына кызыгып карау – тыела. Боларны барысын да Аллаһы Бирүче.
Хәдистә әйтелә: “Кем күзләрен хәрам белән тутырса,Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ул кешенең күзләрен ут белән тутырыр”.
Ураза тотучы колакларын яман сүзләргә шаһит булудан сакларга тиеш. Моның өчен аңа яман сүзләр сөйләшүче кешеләр янында утырмаска кирәк.
Ул, берәр мәҗлестә динне мәсхәрәләү, сүгү һәм мыскыл итүгә шаһит булса, андагы кешеләрне бу хакта сүз катудан туктатырга яисә алар яныннан чыгып китәргә тиеш.
“Ий иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез” “Әл-Әхзәб”, 33:70.
Кояш батканчы буш торган ашказаны кинәт кенә шыплап тутырып кую – сәләмәтлеккә файа бирмәс. Ахшам намазына азан әйтелгәч, берничә хөрмә һәм бер стакан су белән мфтар кылу сөннәт. Аннары ахшам намазы укыла. Намаздан соң ашказаны ризыкны эшкәртергә әзер була. Ләкин күп ашаудан сакланырга кирәк. Сәхәрдә (кояш чыгарга ике сәгать алдан ашау) күбрәк ашарга рөхсәт.
“Мин бүген ураза тотым, әмма кабул булмады”, - дип өметсезлеккә, куркуга бирелергә ярамый. Мөселман беркайчан да Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәс. Ураза тотучы өмет белән курку арасында булырга тиеш.
Шулай ук Раббыбыз болай дип әйткән:
“Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидәять, туры юлны күрсәкән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдергән ай. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми”. “Әл-Бакара”, 2:185.
Шуңа да Изге Китабыбызны Рамазан аенда күбрәк укуга игътибар бирсәк иде. Хәдис: “Коръән укыгыз, чөнки Аллаһның Китабыннан укылган һәрбер хәрефе өчен ун савап биреләчәк”. Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән кеше өчен шәфгатьче булып җәһәннәм утыннан яклаячаклар.
Әбү Һөрәйра радыяллаһу ганһә исемле сәхәбә риваять кылганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: “Әгәр бер кеше мөселман кардәшен бер кайгысыннан арындырса, Кыямәт көнендә Аллаһы ул бәндәне бер кайгысыннан арандырыр. Әгәр бер кеше фәкыйрьнең хәлен җиңеләйтсә, Аллаһы аның хәлен бу дөньяда да һәм Ахыйрәттә дә җиңеләйтер. Бер кеше үзенең кардәшенә ярдәм иткәндә, Аллаһы аңа Үзенең ярдәмен дә ирештереп торыр. Гыйлем юлына баскан кешегә – Аллаһы Җәннәт юлын җиңеләйтер. Кешеләр мәчеткәҗыелып, Аның Китабын укыганда, мөселманнарның җаннарына тынычлык иңәр, алар бәрәкәтле булыр һәм фәрештәләр арар өстендә канатларын җәеп торырлар. Аллаһ Тәгаләгә якын булырлар.”
Бәләбәй тарихи мәчетендә һәр елгыча ай буена ифтарлар үтәчәк, кич сәгать 18.00 – 20.00 Коръәнне тулысынча уку оештырылачак. Бу бәракәтле айда изгелектә узышыйк, Пәйгәмбәребезнең өммәте булып бердәмлектә яшик! Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп булсын. Дөньялар тыныч булсын! Әмиин.
Илдар Галиев,
Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имамы.