“Акциянең төп максаты – юлларда балалар хәвефсезлеге, шулай ук балаларны юлда, транспортта имгәнүдән искәртү. Бу чорда балаларны транспортта йөртүгә аеруча игътибар биреләчәк. Мәгариф органнары белән берлектә тематик акцияләр, әңгәмәләр, конкурслар планлаштырылган. Юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күпләп җыелган урыннарда дежур торачаклар. Шулай ук балаларны тәрбияләүдә ата-аналарның ролен дә билгеләми булмый, нәкъ алар – юл хәрәкәтендә булачак закон тыңлаучан катнашучылар өчен өлге”, – диде ведомство җитәкчесе.
Балаларның юлда имгәнүе җәһәтеннән хәл катлаулы. Ике ай йомгаклары буенча республика юлларында балалар һәм 16 яшькә кадәр үсмерләр катнашлыгында 43 автомобиль авариясы теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган һәм 47 бала тән җәрәхәтләре алган. Анализ юл-транспорт хәрәкәтенең күп өлеше (58%) пассажир булган балалар катнашлыгында булуын күрсәтә. Монда бөтен гаеп өлкәннәргә төшә.
Светлана Шириня әзерләде.