Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2023, 11:27

ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕ БЕЛӘН!

Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм театрның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тынгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез!  

ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕ БЕЛӘН!
ХАЛЫКАРА ТЕАТР КӨНЕ БЕЛӘН!

Башкалабыз тамашачысы күпкә бәхетле – Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт һәм башка театрларга йөри, яраткан сәхнә осталарыбыз белән очраша, күңелен рухи,  хис-тойгыларга баета ала.

Бәләбәй тамашачысын онытмаучы, мөмкинлекләренә карап, фәһемле, кызыклы әсәрләре белән килеп торучы “Нур” татар дәүләт театры актерларына аеруча рәхмәт!

ТЕАТР

 

                 Театр яктылыкка, нурга илтә,

                  Кире якка җибәрми, уңга илтә.

                           Габдулла Тукай.

Театр – тылсымлы зур көч ул,

Көлдерә, җырлата, елата;

Ачысын-төчесен каптырып,

Чынбарлык хакында уйлата.

 

Тормышның гаделен, усалын

Ничек бар, ул шулай күрсәтә.

 Мәхәббәт һәм нәфрәт янәшә...

Театр  – чын сәнгать -- тетрәтә.

 

Җаннарны юучы ак  чишмә,

Күзләрең ача ул үзеңә.

Камчысыз камчылый, каезлый –

Тәнкыйте утына түз генә.

 

Театр – ул рухи бер мәктәп,

Түбәнне күтәрер гайрәтле.

Хыялга канатлар куярдай

Гүзәл ул, ихлас ул, кодрәтле.

 

Театр –туган тел сакчысы,

Әхлакый кыйммәтләр бакчасы;

Театр сүзендә магнит бар  –

Чакырып тора ул барчасын.

 

Үзеңнең, күршеңнең, гаиләңнең

Тәртибен сиздерми төзәтә.

Театр баскычы төбеннән

Йөзеңне, холкыңны үзгәртә.

 

Мөкатдәс, хозур бер тамаша,

Һичкайчан караудан туймыйсың.

Син инде беркайда, беркайчан

 Күңелең аклыгын җуймыйсың.

 

Яктырта җаныңны, җылыта,

Нәкь Тукай әйткәнчә, гыйбрәт ул.

Халкыңны йокыдан уяткан,

Алтыннан зиннәтле кыйммәт ул.

 

 Мәдәни югары бер башка

Театр яраткан кешеләр.

 Дөньяның агын һәм карасын

Аерып, адашмый яшиләр.

 

... Заманның ниндие булса да,

Япмасын ТЕАТР пәрдәсен!

Күктәге зур кояш шикелле

Яктыртсын күңелләр тәрзәсен.

Яктыртсын йөрәкләр тәрзәсен.

Зәйфә Салихова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: