Новости
27 Марта 2023, 06:37

Уфада күренекле опера җырчысы Мәгафүрә Сәлигаскаровага мемориаль тактаташ ачыла

Уфада бүген  мәшһүр опера җырчысы, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Мәгафүрә Сәлигаскаровага мемориаль тактаташ ачу тантанасы була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада күренекле опера җырчысы Мәгафүрә Сәлигаскаровага мемориаль тактаташ ачылаУфада күренекле опера җырчысы Мәгафүрә Сәлигаскаровага мемориаль тактаташ ачыла
Уфада күренекле опера җырчысы Мәгафүрә Сәлигаскаровага мемориаль тактаташ ачыла

Озак еллар театрда эшләү чорында Мәгафүрә Сәлигаскарова Петр Чайковский, Николай Римский-Корсаков, Джузеппе Верди, Александр Бородин, Жорж Бизе операларыңда, илебезнең милли композиторлар спектакльләрендә 60тан артык төрле пландагы образлар тудырган. Башкорт авторлары операларында партияларны тәүге башкаучы.

Җырчының репертуарында Антон Рубинштейн, Петр Чайковский һәм Камил Сенс-Сансның әсәрләре, Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Нариман Сабитов, Рәүф Мортазин һәм башка композиторларның ариялары һәм романслары, шулай ук рус, башкорт һәм татар халык җырлары бар иде.

Җырчы Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөргән, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән, Башкорт АССРның атказанган һәм халык, РСФСРның атказанган һәм халык артисты дигән югары исемнәргә лаек булган.

Башкорт операсы легендасының тууына 100 ел тулу уңаеннан тантана бүген, 27 мартта – Халыкара театр көнендә көндезге сәгать икедә Уфада Ленин урамындагы 21 нче йортта уза.

“Башинформ” буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас