Нәзирә Хисаметдинованы Бәләбәйдә беләләр, ихтирам итәләр, яраталар. 30 ел гомерен ул Бәләбәй педколледжында студентларга музыка серләрен өйрәтүгә багышлады. Педагогика өлкәсендә күпьеллык уңышлы хезмәте өчен “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесенә лаек булды.
Соңгы берничә елда Нәзирә Фәрхетдинова, бар күңелен биреп, мәдәнияткә һәм сәнгатькә хезмәт итә, берьюлы ике – “Дуслык” вокал һәм “Ләйсән” халык ансамбльләренә җитәкчелек итә. Алар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда даими җиңүләр яулыйлар.
Нәзирә ханымның әйтүенә караганда, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге белән бәйләгәнгә, язмышына ул бик рәхмәтле. Чыгышлары белән ансамбльләр тыңлаучыларга изгелек, туган көйләребезгә ярату бүләк илтәләр, дөньяны яхшырак итәләр.
Зөлфия Гарифуллина.