Оборона министрлыгы белән килешү төзергә теләгән гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкин. Хәрби комиссариатларның хезмәткәрләре һәм ирекмәннәр кабул итү тәртибе, шартлары, кирәкле документлар, акчалата түләүләр, социаль гарантиялар, льготалар турында аңлата. Тиздән республиканың башка муниципалитетларында да шундый күчмә пунктлар ачылырга тиеш.
Башкортстанда яшәүчеләргә Республиканың ситуация үзәгендә контракт хезмәте буенча кирәкле консультация ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр иткән иде “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Хәтерегезгә төшерәбез, колл-үзәк (347) 218-19-19, 122 (доб.1) һәм 117 телефоннары буенча көн саен (тәнәфессез, ял көннәрсез) иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр шылтыратулар кабул итә.
Сораулар белән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: 450078, Уфа, Революция урамы, 156. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (347) 218-19-19, 8 (347) 248 -29-31. Кесә телефоныннан -122.