Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2023, 11:00

Йөк барып җитте

Бу фотоны махсус хәрби операциянең алгы зонасыннан Бәләбәй районыннан посылкалар алган яугирләр җибәрде.

Йөк барып җитте
Йөк барып җитте

Аларда консервалар, бал, кымыздан башка, төзелеш материаллары, эш кораллары, электрогенератор. Егетләр мобилизацияләнгән якташлары турында хәстәрлекләре, игътибарлары өчен бокс федерациясенә, Бәләбәйнең яшь боксерларына бик рәхмәтлеләр.

Хәзер инде безнең яугирләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм озатуга әзерләнә. Бәләбәй районы ветераннар советына  ун мич-буржуйка һәм ике мунча миче китерелгән. Аларны “РНГ – Инжиниринг” җәмгыятендә (директор Сергей Рябко) “Советлар Союзы Герое О.С. Визнюка исемендәге  хәрби хәрәкәтләр ветераннары тугандашлыгы” оешмасы үтенече буенча җитештергәннәр. Җәмәгать оешмасы белдерүенчә, мичләр өчен төтен торбалары Октябрьский шәһәреннән эшмәкәр Эдуард Ласкин тарафыннан әзерләнде, дип билгеләнә.

“Безнең икмәк” ипи пешерү җәмгыятендә (директоры Диләрә Бәшәрова) шулай ук Ветераннан тугандашлыгының  махсус операциядә катнашучы безнең хәрби хезмәткәрләргә камыр ризыклары пешереп озату идеясен хуплаганнар. Монда кондитерлар тәмле чәк-чәк, печенье әзерләгәннәр. Егетләрнең тизрәк әйләнеп кайту теләге белән сигез тартмадан торган партия Бәләбәй районы ветераннар советына тпшырылган

Светлана Шириня материалы буенча.

Йөк барып җитте
Йөк барып җитте
Йөк барып җитте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: