Новости
3 Апреля 2023, 06:54

“Шундый җитәкче белән эшләү бәхете тиде”

Безнең төбәктә үзләре турында яхшы истәлек калдырган яхшы кешеләр күп. Шамил Мияссәр улы Галимов шундыйлардан. Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, “Почет билгесе” һәм  Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән. Ә 2008 елда аңа “Бәләбәй районының шәрәфле гражданины” исеме бирелде – озак еллар намуслы эшләгәне, муниципаль район үсешенә шәхси өлеш керткәне һәм районның   иҗтимагый- сәяси тормышында актив катнашканы өчен.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Шундый җитәкче белән эшләү бәхете тиде”“Шундый җитәкче белән эшләү бәхете тиде”
“Шундый җитәкче белән эшләү бәхете тиде”

Төрле елларда ул җитәкче вазыйфаларны биләде. Кайда гына эшләсә дә, төп кыйммәтләр – кеше һәм икмәк. Шамил Мияссәр улы гомерен әнә шуларга багышлады.

Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң яшь  белгечне Бәләбәй районының алдынгы “Авангард”  колхозына  җибәрәләр, ул анда баш инженер булып эшли башлый. Аннары 28 яшендә колхозчылар үзен бертавыштан рәис итеп сайлыйлар. Эре хуҗалык әлеге ике – Мәтәүбаш һәм Семенкино  авыл советы биләмәләрендә урнаша. Төп икътисади эшмәкәрлек – дуңгызчылык, сарык үрчетү һәм мөгезле эре терлекләр. Хуҗалыкның  хәтта үз колхоз умартасы була. Гадәттә “нәчәлстводан” йә  курка төшәләр, йә аны ихтирам итәләр. Ә аны гадел, таләпчән булганы өчен ихтирам итү генә түгел, яраталар да. Бу хакта Мәтәүбаш мәктәбенең элекке директоры Габидә Хәмдетдин кызы Еркееваның сөйләве буенча фаразларга мөмкин:

 – Шамил Миясср улы 17 ел безнең “Аванград” колхозы рәисе булды. Ул елларда мин әле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли идем, һәм мәктәптә һәр иртәнең иркексездән аның исеме белән башлануын хәтерлим. Мәсәлән, көн саен балалар өчен төшке аш әзерләнгән ашханәгә фермадан бер фләк сөт китерделәр. Продуктлар үзебезнеке иде – мәктәп яны участогында (биш гектар) без яшелчәләр, алма, төрле җиләкләр үстердек, ел буе үзебезне бар кирәк нәрсә белән тәэмин иттек. Участокны эшкәртергә үз тракторыбыз бар иде, ә аңа ягулык, запас частьләр, ремонт кирәк... Колхоз рәисе безгә барлык проблемаларны хәл итәргә ярдәмгә килде. Шуңа күрә авыл кешеләре аны рәхмәтле булып искә алалар.

  • Ул укытучыларны аеруча хөрмәт итте. Колхоз өчен кадрлар әзерләүдә аларда таяныч күрде,  аңлау тапты, – дип дәвам итә сүзен педагогик хезмәт ветераны. – Мәсәлән, барлык чыгарылыш укучылары аттестат белән бергә һөнәр турында таныклык та алдылар: малайлар –  тракторчы, ә кызлар машина белән сыер саву операторы булып эшли алдылар. Шуңа күрә колхоз һәрвакыт үз кадрлары белән тәэмин ителде. Колхоз идарәсе өметле егет-кызларны төрле техникумнарга һәм вузларга укырга җибәрле. Менә шундый игътибарны күреп, кешеләр намус белән эшләделәр, хуҗалык гел алдынгылардан булды.

Безнең юбилярның кадрлар әзерләү һәм сайлый белүен М. Садретдинов та искә ала, ә ул, кем әйтмешли, Ш. Галимовның күз алдында үскән.  “Авангард” колхозының  комсомол оешмасы секретаре, профком рәисе,  партия оешмасы секретаре булган, ә аннары К. Маркс исемендәге колхозга юнәлтелә,  берничә ел җитәкче булып уңышлы эшли.

  • Бөтен постларда да Шамил Мияссәр улы гади булып калды, аралашу җиңел булды. Таләпчән һәм шул ук вакытта гадел, кешеләрне аңлый белә, тәрбияле – безгә менә шундый җитәкче белән эшләү бәхете тиде! – дип, зур хөрмәт белән искә алды Мәгъдән Камалетдин улы.

1989 елда Ш. М. Галимовны Бәләбәй район советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар, өч елдан – Бәләбәй районы хакимияте башлыгы. Аннары ул райсовет рәисе, Бәләбәй шәһәр Советы рәисе урынбасары булып эшли. Бүген дә Шамил Мияссәр улы ветераннар советы президиумы эшендә актив катнаша, 80 яшьтә авыл биләмәләре ветераннар оешмалары остазы.

Ася Кәбирова материалы буенча.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас