

Татар теле укытучысы, безнең актив хәбәрчебез Люзия Фәттахова хәбәр иткәнчә, март аеның соңгы ункөнлеге дә чараларга бик бай булган. Әйтик, мартның соңгы көннәрендә укучы кызлар арасында “Нәүрүз гүзәле” конкурсы оештырылган.
Бу конкурс сәнгать бүлеге (җитәкчесе Т.Ә.Әхмәтов) укучыларының матур чыгышлары белән үрелеп барган.
Татар гимназиясендә намуслы эшләп, бүгенге көндә хаклы ялдагы ветеран укытучылар белән очрашу да үзенчәлекле булган. Гимназиянең элекке директоры, тарихчы, берничә китап авторы Нурмөхәммәт Хөсәенов, озак еллар укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкарган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ракия Төхвәтшина белән әңгәмәләшү музей эшен җанландыру җәһәтеннән уку оешмасына ярдәм күрсәтү, ветераннар белән эшлекле бәйләнешне дәвам итү турында булган. Нурмөхәммәт Нури улы китаплары турында сөйләгән, музейга тапшырыласы бай кульязмалары белән таныштырган.
Гимназия ветераннары советы җитәкчесе буларак, Ракия Садри кызы эшлекле тәкьдимнәре, киләчәккә планнары белән уртаклашкан.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фәттахова музейга тапшырылачак материаллары (матбугат битләрендә мәгьлүматлар) турында җиткергән.
Очрашуны гимназиянең тарих укытучысы, музей җитәкчесе Регина Гомәрова оештырган.
Бәләбәй татар дөньясы үзәге булган милли гимназиядә тормыш кайнап-гөрләп тора. Шулай була күрсен!