– Эш апрельдә үк башлана. Яшәүчеләрнең бөтен теләкләре исәпкә алыначак: яшелләндерү, хәвефсезлек, уңайлы ял зоналары, – дип билгеләде Приют поселок советы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Лилия Юнысова. – Приютта быел барлыгы җиде ихтата биләмәсен юнәтәчәкбез – Беренче май урамы, 14, Карл Маркс, 16 һәм 16а, Тынычлык бульвары 9,11,13 һәм ВЛКСМНың 50 еллыгы, 15.
Адреслы ислемлеккә асфальт-бетон капламы нык искергән, төзекләндерүне таләп иткән ихаталар кертелгән. Монда, әлбәттә, яшәүчеләрнең дә теләкләре искә алынган.
Программа кысаларында асфальт түшәмә юнәтеләчәк, бордюрлар алыштырылачак, яңа эскәмияләр, урналар, чүп җыяр өчен замача мәйданчыклар куелачак. Шулай ук парк зоналарын киңәйтәчәкләр, тротуарлар һәм сукмаклар яңартылачак, балалар уен һәм спорт мәйданнарына резина түшәмә белән капланачак.
Рәмзилә Камеристова.