Башкортстанның Бәләбәй районы делегациясен конгрессның урындагы бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Рәсүл Гәрәев җитәкләде. Рәсүл Корбан улы – 14 эшләнмә, 26 публикация авторы, СССР Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсенең ике бронза медале белән бүләкләнгән, 1999, 2000 һәм 2001 еллар өчен Бөек Петр исемендәге милли иҗтимагый премиясенең “Русиянең иң яхшы менеджеры” дипломнары белән бүләкләнгән.
Юлга җыенганда уйлап табучы куен дәфтәренә билгеләп куя: таба, томография, герой, зарядка. Беренче сүз астында ул металл савыт-сабалар җитештерүче Кукмара заводын күз уңында тоткан. Утырышлар арасында ул шунда барып килә дә инде. Бу предприятие көюгә каршы чара белән капланган савыт-саба чыгара. Рәсүл Корбан улы кыска гына вакытта предприятиенең гыйльми-производство бүлегендә консилиум җыя һәм тәрилкә клапанының үзәгендәге искергән өлешләрне көюгә каршы состав белән капларга тәкъдим итә. Завод эшчеләренең монда эше юк – алар заказларны көчкә эшләп өлгертә, әмма эксперимент белән кызыксыналар һәм төзек булмаган клапаннарның беренче партиясын җибәрүне үтенәләр.
Рәсүл Корбан улының икенче язган сүзе –томография. Ул шулай туфрак сканерларын атый. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы, сыйфатлы ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары, әгәр туфракның “холык-фигылен” белмәсәң, көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин.
“Казан. Агрохимсервис” җәмгыяте яңа заманча корылмада туфракларның агрохимик анализын эшли. Система туфракның үзенчәлеген ачыкларга һәм бер метрга кадәр тирәнлектә тыгызлыгын, структурасын һәм дымлылыгын билгеләргә мөмкинлек бирә – 10 минутта. Мәгълүматлар трактор яки автомобиль терминалына озатыла, ә ул сканировать итә. Әйткәндәй, терминал махсус беркетмә ярдәмендә җиңел беркетелә.
Киләсе язма – герой... Утырыштан соң делегатларны “На солнце, вдоль кукурузы” фильмын карарга чакыралар. Фильм 2019 елның 15 августындагы булган вакыйгаларга нигезләнгән, ике йөздән артык гомерне могҗизалы рәвештә коткарып калу турында. Ул чакта “Урал авиалиниялары” самолеты пилоты Дамир Йосыпов авария шартларында 233 пассажирлы һава судносын ашыгыч рәвештә кукуруз басуына утырта. Самолет экпиажының батырлыгы Рәсүл Корбан улын сокландыра, нык тәэсир итә.
Сеанс тәмамланганнан соң хәйран иткән хәл була – ул фильмның төп персонажы прототибы Русия Герое Дамир Йосыпов белән күзгә-күз очраша!. Бу очрашу истәлеге булып бергә төшкән фото кала.
Һәм, ниһаять, зарядка. Электромобильләргә күчкәндә автомобильчеләрне чын революция көтә, дип исәпли Рәсүл Корбан улы. Ул Казанда көнкүреш шартларында һәм махсус станцияларда электромобильләрнең аккумуляторларын тукландыру өчен корылмалар җитештерүне үзләштерүләрен илһамланып сөйләде. Хәзер аның тагын бер һөнәри кызыксынуы барлыкка килгән – бу мәсьәләне ныклап өйрәнү һәм Татарстан предприятиесе белән хезмәттәшлек итү.
Рәфис Хәсәнов.
Фото: Рәсүл Гәрәев Русия Герое Д. Йосыпов белән. Рәсүл Гәрәевнең хәрби архивыннан.