Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2023, 11:35

Башкортстанның хәрби комиссары язгы чакыру кампаниясында ничә егетнең хезмәткә алыначагын әйтте

Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич “Башинформ”га язгы чакырылыш кысаларында республикадан 5,5 меңнән артык егетнең хезмәткә алыначагын хәбәр итте. Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәчесе билгеләвенчә, бу чаралар Русиянең Украинада махсус операция үткәрүенә бәйле түгел.

Башкортстанның хәрби комиссары язгы чакыру кампаниясында ничә егетнең хезмәткә алыначагын әйтте
Башкортстанның хәрби комиссары язгы чакыру кампаниясында ничә егетнең хезмәткә алыначагын әйтте

“Чакырылыш Русия кануниятендә билгеләнгән вакытка ярашлы 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итә. Солдатлар ил биләмәсендә урнашкан пунктларга хезмәт итәргә җибәрелә, ә хезмәтен тутырган хәрбиләр өйләренә кайтарыла”, – диде Блажевич.

Хәрби хезмәткә алынган егетләрнең тәүге төркеемен озату апрель азагында көтелә.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия президенты Владимир Путинның указында билгеләнгәнчә, язын илнең 18-27 яшьлек 147 мең гражданы армия сафына алына.

Фото:Олег Яровиков

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: