Новости
7 апрель 2023, 06:00

Башкортстанның 33 районындагы тагын 181 авылга газ үткәрелә

“Газпром” белән килешү нигезендә 15 поселокара газүткәргеч төзелеше өстәмә рәвештә Башкортстанның газ үткәрү программасына кертелде. Бу Караидел, Баймак, Әбҗәлил, Яңавыл, Аскын, Иглин, Ишембай, Тәтешле һәм Кырмыскалы районнарының 18 торак пунктына газ үткәрергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанның 33 районындагы тагын 181 авылга газ үткәреләБашкортстанның 33 районындагы тагын 181 авылга газ үткәрелә
Башкортстанның 33 районындагы тагын 181 авылга газ үткәрелә

“Газ үткәрү программасы 2021-2025 елларга исәпләнгән. Гомумән алганда, яңартылган документ бер мең чакрымнан артык поселокара газүткәргеч төзүне күз уңында тота. Бу  республиканың 33 районындагы 181 торак пунктка газ үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә 26 мең йортны тоташтыра алырбыз.”, – дип язды Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Башкортстанда Русия президенты башлангычы белән социаль газ үткәрү программасы да эшли. Ул йорт биләмәләре чигенә бушлай газ үткәрүне күз уңында тота. 2021 елдан алып 31,5  мең чамасы гаилә шушы мөмкинлектән файдаланган.

“Башинформ” буенча.

Фото:Радий Хәбировның социаль челтәрләре

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас