

Бәләбәй – безнең туган йортыбыз. Урамнарны тазарту башланды. Предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар коллективлары республикада 3 апрельдән башланып 14 майгача узачак санитар чистарту айлыгында катнашалар.
Фотоларда: “РНГ-Инжиниринг”, “Керамика” җәмгыятьләре, Бәләбәй мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре Совет, Ленин урамнарында чисталык булдыралар, Бәләбәй матбугат йорты биләмәсендә кар тараталар.