Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2023, 10:59

Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез

Директор сүзләренчә, Башкортстанда әлегә Муса Җәлил исемендәге мәктәп юк.

Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез
Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез

Башкортстан Республикасы Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясе директоры Дамир Хәбибрахманов коллективның уку йортына Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен алырга теләвен белдерде.

«Башкортстанда әлегә Муса Җәлил исемен йөртүче мәктәп юк. Без бу исемне үзебезгә алырга телибез. Моның өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген белештек, бу җәйдә документлар туплый башлыйбыз. Гимназиянең әлегә исеме юк», - диде Дамир Хәбибрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Узган атнада «Татар-информ» хәбәрчесе «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән Башкортстанның Күгәрчен, Мәләвез, Стәрлебаш, Бәләбәй районнарында булды. Әлеге сәфәрдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вәкилләре Бәләбәйнең татар гимназиясе белән дә танышты.

«Гимназиябезнең исемен күренекле татар шәхесе белән бәйлисебез килде. Бәләбәйдә укыган Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова исемен башка мәктәп йөртә. Бәләбәй педагогия көллиятендә белем алган Фатих Кәрим исемен алырга дигән уй бар иде, ләкин Башкортстанда аның исемендәге мәктәп бар диделәр. Муса Җәлил – татар дөньясына гына түгел, башка халыкларга да таныш шәхес. Шуңа күрә аның исемен йөртү безгә зур дәрәҗә булачак», - диде татар гимназиясе директоры.

Мәгълүм булганча, татар гимназиясе Нурмөхәмәт Хөсәенов тырышлыгы белән 1995 елда тәүге укучыларын кабул итә. Беренче директоры булып та ул билгеләнә. Бүген дә һәр сыйныфта татар теле һәм әдәбияты укытыла, тәрбия эшләре татар телендә бара. Балалар ана телендә иркен аралаша. 60 меңгә якын халык яшәгән шәһәрдә татарлар якынча 20 процент тәшкил итә.

Фото: © Рифат Каюмов

Татар-информ буенча.

Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез
Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры: Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирүләрен телибез
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: