Новости
12 Апреля 2023, 07:00

Башкортстанда язгы басу эшләре башланды

Башкортстанның 44 районында язгы басу эшләре башланды, дип хәбәр итте республика җитәкчесе Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда язгы басу эшләре башландыБашкортстанда язгы басу эшләре башланды
Башкортстанда язгы басу эшләре башланды

Башкортстан Башлыгы билгеләгәнчә, быел кар гадәттәгедән ике атнага иртәрәк эреп бетте, дым өчен көрәш бара. Мөмкин булган урында тырматалар, уҗымга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертәләр.

Илеш, Кырмыскалы, Дәүләкән, Мәләвез һәм Бүздәк районнарында иген һәм кузаклы иген культураларын чәчә башладылар да инде.

“Безгә барлыгы 2,115 миллион гектар мәйданда язгы чәчүне башкарырга кирәк. Мул уңыш алуыгызны телим”, – дигән теләкләрен җиткерде Радий Хәбиров авыл халкына.

Фото: Радий Хәбировның телеграм-каналы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас