

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә “Яшел Башкортстан” экологик акциясенә актив әзерлек эше хакында хәбәр итте.
Бу акция 22 апрельдән 23 майга кадәр оештырыла. 22 апрельдән 22 майга кадәр республика дүртенче мәртәбә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясына кушыла. Аның барышында республикада геройлар – Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә аллеялар ачыла.
Урманчылар үсентеләрне утыртырга әзерли башлаганнар да инде.
“Быел тоташ республикада – урманнарда, шәһәрләрдә һәм авылларда барлыгы 15 миллион куак һәм агач утыртабыз. Барыгызга да уңышлар!” – дип язган Радий Хәбиров.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләре