

Концерт программасы совет халкының фашистик Германияне җиңүенә – 78 ел, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы якташларыбыз-хәрби хезмәткәрләрне яклауга багышланган.
Шәһәр укучылары ансамбль башкаруында башкорт, рус, татар телләрендә җырлар ишетте.
Концерт беркемне дә битараф калдырмады.Барлык тамашачылар җырлар репертуарының илсөярлек, шулай ук хәрби хезмәткә һәм хәрби бурычка карата хөрмәт-ихтирамны чагылдыруын йөрәкләре белән тойды.
Зәйфә Салихова.
Фотолар “Урал батыр” мәдәни үзәге сайтыннан