

ТАП ТӨШЕРМӘ
Тарих битләрендә батырларның
Исемнәре алтын хәрефтән.
Белеп үстек.
Укытучы апа
Таныштырды, сөйләп, дәрестә.
Мәңге яши халык хәтерендә
Чая кызлар, бөркет угланнар.
Ә арада берсе бигрәк якын –
Әһлиулла – ис(е)мен куйганнар.
Әһлиулла, димәк, көчле, кыю –
Сугышта ул шундый булган да.
Үз теләге белән яуга киткән,
Кан-яшь белән җиребез тулганда.
Туган илгә – сөю, дошманга – үч
Алга аны, алга әйдәгән!..
Үлем аннан үзе качып йөргән,
Курку дигәнне ул белмәгән.
Күкрәк тулы орден...
Җиңү һәм дан! –
Егет кайткан шулай сугыштан.
Тагын сугыш... Бусы намус яклап,
Гаделсезлек белән алышкан.
Түбәнсетү – түбән җаннар эше,
Дошман пулясыннан мәкерле.
Ул сәләтле хәтта рәнҗетергә
Батырлыкны, изге хәтерне.
Тик барыбер тормыш якты, матур,
Яшисе дә иде яшисе.
Әһлиулла гомере – күз-каш ара –
Авыл йөрәгенең әрнеше.
Кеше китә, диләр, җыры кала.
Ә Батырлар китми, исәннәр.
Алар җиргә халык күңелендә
Мәңге яшәр өчен килгәннәр.
Безнең авыл – гади авыл түгел,
Һәр күңелгә салып куярлык:
Герой үзе (!) йөргән сукмаклардан...
Монда туу – үзе горурлык.
Хәтер дәфтәренең тәү битендә
Бәләкәйдән исеме язылган.
Әһлиулла рухы бөеклеге
Дога булып җанга кагылган.
Бер бирелә гомер – матур яшә!
Тормыш түгел яткан авыр таш.
Авылдашың – Герой!
Исеменә
Тап төшерә күрмә, авылдаш!
Тап төшерә күрмә, авылдаш!
***
Ул 1923 елның 17 апрелендә Башкорт АССРы Бәләбәй кантоны Мәтәүбаш авылында туган. Булачак герой бик иртә әнисез калып, Бәләбәй балалар йортында тәрбияләнә.
1942 елдан Кызыл Армия сафында хезмәт итә, 1943 елның мартында фронтка китә. 1нче Украина фронтында 4нче танк армиясе 10нчы Урал ирекле гвардия танк корпусы 61нче гвардия танк бригадасы разведчиклар отделениесе командиры булып хезмәт итә.. 1944 елның 27 июлендә Әһлиулла Вәлишин Львов шәһәрен азат иткәндә алышта 10 фашист солдатын юк итә һәм дошман пехотасын таратып җибәрә. Берничә дошман контрһөҗүмнәрен кире кагуда катнаша. 1944 елның 22 августында 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 20 гыйнварында разведка взводы автоматчысы гвардия рядовой Вәлишин захват төркеме составында Польшаның Равич шәһәре тирәсендә дошман җиренә үтеп керә һәм алар белән алышка керә. Пулемёт ноктасын шартлата һәм 10нан артык фашист солдатын юк итә, янә дүртесен әсирлеккә ала. 1945 елның 4 февралендә Польшаның Штейнау шәһәрендәге урам сугышлары барышында дошман тарафынан дотка әйләндерелгән берничә подвалны танкка каршы гранаталар белән шартлата.
1945 елның 16–20 мартындагы разведка барышында гвардия кече сержанты Вәлишин Германиянең Нойштадт шәһәре тирәсендә танклар үтү өчен юл таба, аны миналар булу-булмавына тикшерә һәм бу турында 61нче гвардия танк бригадасы һәм 72нче укчылар дивизиясе командованиеларына хәбәр итә. Разведкадан кайтканда фашистлар төркеме белән очраша, 13 дошман солдатын үтерә, ә өчәвен әсирлеккә ала. 1945 елның 2 апрелендә 2нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 24 апрелендәге разведка барышында Вәлишин 4 фашист солдаты белән очраша, аларның өчесен юк итә, ә берсен әсирлеккә ала. 25 апрельдә Потсдам шәһәрендәге урам сугышлары барышында өч дошманны үтерә, пулемётчыны әсирлеккә ала. 1 майда дошман контрһөҗүмен кире кагуда катнаша.1945 елның 27 июнендә 1нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елда демобилизацияләнә, туган ягына кайта. Башта колхозда кладовщик булып эшли, аннан Бәләбәй район эшче депутатлары Советы башкарма комитетына финанс бүлегенең салым агенты булып күчерелә.
Дан орденының тулы кавалеры Әһлиулла Хисмәт улы Вәлишин 1966 елны вафат була. Кыю сугышчы зур хөрмәт белән Мәтәүбаш авылында җирләнә.
Батырны якташлары онытмый. Туган авылында Әһлиулла Вәлишин яшәгән йортка мемориаль тактаташ, каберенә һәйкәл куелган, Мәтәүбаш мәктәбе зур горурлык белән аның исемен йөртә. Мәтәүбаш авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арнап төзекләндерелгән Хәтер аллеясында аның бюстын урнаштырдылар.