

Белгечләр контракт буенча хәрби хезмәткә бару өчен таләпләр, килешү төзү вакыты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиешле түләүләр, льготалар турында һәм башка мәгълүматлар бирә, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә ярдәм итә. Үзең белән шәхесне раслаган документ алып килергә кирәк.
Безгә күпфункциялы үзәкнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хезмәткә кызыксыну бар, ул арта гына. Шәхси консультациялардан тыш, ир-егетләр төп сорауларга җаваплар язылган листовкаларны теләп ала. Бер атнада ул биш меңгә якын данә таратылган. Ведомство тагында буклетларга заказ биргән.
Алдан хәбәр иткәнчә, республика шәһәрләрендә һәм районнарында контракт хезмәтенә сайлау буенча күчмә агитация пунктлары ачыла. Бүгенгә алар 72. Белешмә алу өчен телефон: 117, 8 (347) 218-19-19 һәм 122 (кесә телефоныннан).
Фото:Башкортстан Республикасының Күпфункциялы үзәге