Бәләбәй районының Тузлыкуш авылы илгә бик күп күренекле шәхесләр биргән. Шуларның берничәсен искә төшерү дә җитә: республикабызның халык комиссары, 1937 елгы репрессия корбаны Г.Җ. Ягудин, 112 санлы Башкорт атлы кавалерия дивизиясе командиры генерал М.М.Шәйморатовның политчасть буенча урынбасары С.Р.Кадыров, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисткасы М.А.Әхмәтҗанова, Бәләбәй районының шәрәфле шәхесе Р.Г.Газизов, күренекле галим-геофизик В.Г.Гайнанов һ.б.
Шулар белән беррәттән Хәмзә Фатыйх улы Усманов та, Тузлыкуш халкының гына түгел, бөтен республикабызның якты йолдызы, олы горурлыгы булып тора.
Ул 1923 елның 24 апрелендә, умырзаялар чәчкә аткан бер мәлдә, Тузлыкуш авылының ямьле Өсән елгасы буенда дөньяга килә. Әтисе Фатыйх абый белән әнисе Мәүҗидә апа җир эшкәртеп, яшелчә үстереп, билне биштән буып тормыш көтәләр. Гаиләләре ишле – 14 сабыйны тәрбияләп үстерергә, аякка бастырырга кирәк. Кечкенә Хәмзә, абыйлары Габдуллага, Хатипкә ияреп төрле хуҗалык эшләрен башкара, көтү дә көтешә. Сеңелләре Наилә, Халидә, Галимә белән бергәләшеп җәй айларында Шарлама чишмәсе буйларында җиләк җыялар, йорт казлары канат кагып елгага очып төшкәндә, артларыннан суга чумып, колач җәеп йөзәргә өйрәнәләр.
Кече яшеннән Хәмзә авылның үткәне, тарихи вакыйгалары белән кызыксына. Белүебезчә, авыл өстеннән Гражданнар сугышы үткән. Үсмер балалар тау башларында чокып эшләнгән окоп эчләреннән гильзалар, штыклар, хәрби корал ватыклары табалар һәм урындагы мәктәпкә тапшыралар.
Гражданнар сугышы артынча илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Шуның аркасында Фатыйх абый белән Мәүҗидә апаның бер иш балалары кыска гомерле була. Усмановлар гаиләсеннән төрле һөнәр ияләре – югары белемле укытучылар, завод эшчеләре, авыл хуҗалыгы уңганнары үсеп чыга. Кайсы гына тармакта тир түксәләр дә, алар тырыш хезмәтләре аша тирән хөрмәткә лаек булалар.
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Хәмзә Фатыйх улы БАССРның авыл хуҗалыгы училищесында белемен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан хәрби хезмәткә чакырылып, Смоленск шәһәрендә артиллерия мәктәбендә укый. Ә сугыш башлангач, артиллерия командиры буларак, Х.Ф.Усманов, Курск боҗрасыннан алып Берлингача җитеп, рейхстагны штурмлап, немец-фашист илбасарларын дөмбәсли. 1945 елның маенда аның авыр гаубицалы батареясы Гитлерның рейхсканцеляриясен туры утка тота.
Сугыш елларында батыр яугир өч тапкыр яралана, контузия ала, хәрби госпитальләрдә ятып, яралары төзәлер-төзәлмәс, кабат дошманга каршы каты алышка ташлана. Яу яланында күрсәткән батырлыклары өчен ул ике тапкыр Кызыл Байрак, Александр Невский, Беренче һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, 14 медаль белән бүләкләнә.
Берлинны алып, Җиңү яулап кайткач, Х.Ф.Усманов балачак хыялын тормышка ашыру нияте белән К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих-тел факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, белем үрләрен яулавын дәвам итә – СССР Фәннәр академиясенең Башкорт филиалы аспирантурасында гыйлем сабакларын үстерә.
1956 елда кандидатлык диссертациясен яклаган галим Башкортстанда Столыпин аграр реформасы тарихын өйрәнү өстендә киң эшчәнлек алып бара. 1958 елда шушы мәсьәләне яктырткан тәүге күләмле монографиясен яза. Бу күренекле хезмәте XX йөзнең икенче яртысында вуз курсларында, төрле фәнни чыганакларда киң кулланылыш таба.
1977 елда докторлык диссертациясен яклагач, галим реформадан соңгы эпоханы чагылдырган фундаменталь эзләнүләрен – икенче китабын язып бастыра.
Тынгы белмәс, гыйлем өстендә эзләнүчән шәхес 1955 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкорт филиалы тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли: сектор җитәкчесе (1978-1979), директор (1980-1988), бүлек җитәкчесе (1988-1993), баш гыйльми сотрудник (1993-2006).
1962-1963 елларда ул Бирск дәүләт педагогия институтының проректоры да була.
Х.Ф.Усманов XIX гасырның икенче яртысыннан алып XX гасыр башларына тиклемге Башкортстанда барган революцион хәрәкәтне, биредәге авыл хуҗалыгы тарихын, сәнәгатен фәнни нигездә тикшерә. Ул 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 25 монография яза.
Хәмзә Фатыйх улы үзенең яраткан тормыш иптәше Елена Юлиановна белән матур гаилә корып гомеренең соңгы минутына кадәр бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Радмир да, Римма да авиация институтын уңышлы тәмамлап, югары категорияле белгечләр буларак, сайлаган һөнәрләренә тугры калалар.
Данлыклы якташымның тормышы һәм эшчәнлеге хакында ишетеп һәм китаплары аша гына белә идем.
1998 елда Тузлыкуш урта мәктәбендә халык комиссары Г.Җ. Ягудинның 100 еллыгын киң билгеләгән бер мәлдә Хәмзә Фатыйх улы Усманов белән күзгә күз очрашу бәхетенә ирештем. Ишектән җәһәт кенә ныклы адымнар белән атлап урта буйлы, тыгыз гәүдәле, эшләпә кигән, килешле галстуклы җыйнак кына абзый килеп керде һәм җыелган халык белән баш кагып исәнләшкәч, туры музей бүлмәсенә үтеп, халык арасына кысылып экспонатларны байкап чыкты. Бу вакытта музей җитәкчесе, укытучыбыз Р.М. Исхакова килгән кунаклар алдында чыгыш ясап тора иде. Хәмзә абый аны бүлдермәде, минем карашка, хәтта, килүен дә сиздермәскә тырышты. Башкалада яшәп, авылга бик кайтып йөрмәгәч, аны биредә танып белүчеләр дә сирәк иде шикелле. Аннары без күрештек. Ул кулыма папка тоттырып:
– Монда Тузлыкуш тарихы! – диде. Ашыга иде бугай. Ничек килеп керсә, шулай шыпырт кына чыгып та шылды. Артык тыйнак икән бу абый, шапырынмый, – дип уйлап куйдым шулчак артыннан.
2009 елның 13 гыйнварында ул фани дөнья белән хушлашып, Уфада җирләнгән.
“Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы тарихыннан” исемле монографиясе өчен дә ил агасына чиксез рәхмәтлебез. Чынлап та, галим, тарихи документларга таянып, авылыбызның килеп чыгышына, үсешенә бәйле бай фактик материал туплаган. Хезмәт 1917 елгы халык санын алу мәгълүматы белән тәмамлана.
Үз чиратымда мин, әлеге монографиягә һәм башка рәсми чыганакларга таянып, Х.Ф.Усмановның эстафетасын дәвам итеп, Тузлыкушның килеп чыгышы, революциягә тиклемге яшәеше, Гражданнар сугышы, колхоз төзелеше, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы хезмәт еллары, авылыбызның данлыклы, изге җанлы эшсөяр ул һәм кызлары хакында “Йөрәк тарта туган җирләргә” исемле китап язып бастырдым.
Бүгенге тынгысыз, илебезгә көнбатыш дәүләтләреннән туктаусыз санкцияләр салынып, салкын сугыш янаган бер мәлдә, каһарман яугиребез Хәмзә Фатыйх улы Усмановның яу кырларында башкарган батырлыклары бер яктан патриотизм символы булып торса, галимнең тарихи эзләнүләре, илнең, республикабызның, туган авылыбызның үткәнен барлап, халкыбызның кылган изге гамәлләреннән мәңге онытылмаслык тарихи һәйкәл коюы – икенче батырлыгы!
Әйе, беркем дә һәм бернәрсә дә беркайчан да онытылмаска, килер буыннарның хәтерендә сакланырга тиеш.
Камил Фазлетдинов.