Ә бу изге айны шәһәр һәм район мөселманнары – ураза тотучылар ничек уздырды соң? Иртәгә бәйрәмне ничек үткәрергә җыеналар? Бу хакта Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиевтан кызыксындым.
– Аллага шөкер, изге Рамазан ае күңелле дә, шул ук вакытта файдалы да үтте, – дип башлады ул сүзен. – Шатлыклы хәл, ураза тотучылар елдан-ел күбәя, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә, хәтта балалар арасында да ураза тотучылар булды. Еллар буе ураза тотканнар булган кебек, беренче ел уразага керүчеләр дә бар.
Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Шуңа күрә дә мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Шундый күркәм эшләрнең берсе – ифтар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.
Һәм безнең мәчетебездә кич саен диярлек ифтарлар зурлап уздырылды, аларга кешеләр күпләп җыелды. Һич авыз ачу белән генә чикләнмәдек, һәр елдагыча, Корьәнне тулысынча укуны оештырдык, вәгазьләр сөйләп, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтергә тырыштык.
Ай дәверендә моңлы азан тавышы яңгырап торды, укулар дәвам итте, мәчет, мәдрәсә биләмәләрен, эчләрен тазарту- чистарту өмәләре оештырдык.
Май аенда Аксаковта ныклап мәчет төзү эше башлана. Шуңа күрә материаллар сатып алдык, моның өчен бик күпләр акчалата ярдәм күрсәттеләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Кош оясы кадәр генә мәчет төзүдә катнашкан кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә зур йортлар бирер”, – дигән, шуңа күрә мәчет төзү кебек изге эштә ярдәм итәргә омтылыйк, катнашырга ашыгыйк, туганнар. Телеграм-каналда “Строительство мечети” дигән төркем ачтык, бу төркем Аксаковтагы мәчет төзелеше барышын, мөмкинлекләреннән чыгып финанс ярдәм күрсәтүчеләр белән таныштырып торачак.
Олы бәйрәмне һәр яктан әзерләнеп, иманнарыбызны ныгытып, шундый изге эш-гамәлләр башкарып каршылыйбыз. Гает намазы иртәнге сәгать 7 дә башлана, барча мөселман ир-атларның килүе, катнашуы – ваҗиб (значит, обязательно), ә хатын-кызларның өйдә таба исе чыгаруы, тәмле ризыклар пешереп якыннарын сыйлавы күркәм гамәл.
Мин барча мөселман кардәшләребезне олуг бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, татулык, иминлек, илләребезгә тынычлык телим. Бу дөньяда яшәвебезнең максаты – йөрәгебезне чисталыкта, пакьлектә тоту. Чиста йөрәк белән ничек якты дөньяга килдек, шулай ук әхирәткә күчкәндә дә, Аллаһы Тәгалә каршында басканда, пакь йөрәк белән басыйк!
– Илдар хәзрәт, ураза тотуы кыен булмадымы?
– Һич юк, ата-бабаларыбыз, картәниләр бөтен эшләр кул белән башкарылган авыр заманнарда да эссе озын җәй көннәрендә ураза тотканнар. Әле апрель аенда көн дә су буе сыман озын түгел, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык юк, бары тик бер Аллаһ ризалыгы өчен дип ният итәргә генә кирәк. Мин инде күптәннән, бәләкәйдән үк ураза тотам. Хәләр җефетем дә, балаларым да уразада булдылар.
Район авыллары мәчетләрендә дә, әйтик, Мәтәүбаш авыл мәчетендә бәйрәмне матур итеп каршыларга әзерләнделәр. Мәчет советы әгъзасы Габидә Еркеева хәбәр итүенчә, авылда ураза тотучылар быел шактый күп икән. Алар бер-берләренә авыз ачарга – ифтарларга йөргәннәр. Берничә тапкыр җыелып, мәчетне җыештырганнар, юганнар. Иртәгә мәчетнең төп спонсорларының берсе – Уфадан Илшат Биккинин кайтып, сарык чалырга җыена. Нияте – пылау пешереп, барлык авылдашларны бәйрәм өстәленә чакыру. Әлбәттә, Корьәннәр укылып, ил-көннәребездә тынычлык урнашуына, мобилизацияләнгән авылдашларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуына догалар да багышланачак.
Бер ай ураза тоту, ягъни ач тору, Аллаһ кушканча, башка нәрсәләрдән тыелу... Бу нәрсә бирде соң? Моның әһәмияте нинди? Күптәннән расланганча, мөбарәк рамазан ае ризыкның, суның, бер-беребезнең кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесебезне тыеп, изгелекләр кылырга, сабыр, юмарт булырга өйрәтте. Ураза кешене рухи яктан гына сафландырып калмый, ә тән сәламәтлеген дә ныгыта. Ризыктан чикләнгәнгә күрә, йөрәккә авырлык азрак була, басым да төшә. Холестерин күләме кими, кан әйләнеше нормальләшә. Ураза кан тамырлары чирләре белән интегүчеләр өчен дә бик файдалы.
Рамазан аеннан соң да күркәм гадәтләрне саклыйк. Дөньялар тыныч, бәйрәм мөбарәк булсын! Әмин.
Фотоларда: тарихи мәчеттә тәравих намазы, ифтар вакытында.