Новости
20 Апреля 2023, 04:00

Башкортстанда яңа дәүләт наградасы булдырыла

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутатлары закон проекты белән республикада яңа дәүләт наградасы – генерал Шаймуратов медален булдырырга тәкъдим итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда яңа дәүләт наградасы булдырылаБашкортстанда яңа дәүләт наградасы булдырыла
Башкортстанда яңа дәүләт наградасы булдырыла

 Республика парламенты рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, бу награда җәмәгать тәртибен саклаганда, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне коткарганда, гомер өчен  хәвефле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен тапшырыла.

Бер үк вакытта закон проекты белән шушы исемдәге орден белән бүләкләү өчен нигезләр аныклана.

“Генерал Шаймуратов ордены республиканың шушы ук исемдәге медальгә карата югары дәүләт наградасы булыр дип күз уңында тотыла, – диде Константин Толкачев. – Орден белән гомер өчен хәвефле шартларда хәрби, гражданлык һәм хезмәт бурычын үтәгәндә фидакарьлек һәм батырлык күрсәткән гражданнар бүләкләнә”.

“Башинформ” ачыклавынча, закон Башкортстан бюджеты исәбенә тормышка ашырыла.

Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас