Биредә икътисадның иң төрле тармакларыннан – кече һәм урта бизнестан алып эре компанияләргә кадәр – эш бирүчеләр җыелды. Шәһәр һәм районның 23 предприятиесе һәм оешмасы үз стендларын урнаштырдылар. Мәктәпләр һәм гимназияләрнең 8-11 класслар укучыылары, колледжлар, Самара дәүләт техник университеты студентлары һәм эш эзләүче башка кешеләр ярминкәдә катнашучылар булдылар.
Чаран ачып, Үзәк җитәкчесе Реваль Галиев, ярминкә – гражданнары эшкә урнаштыру һәм яшьләр өчен уку йортларын сайлауга булышлык итүне оештыру буенча нәтиҗәле эш төрләренең берсе: яшәүчеләргә ул хезмәт базарында юнәлеш алу мөмкинлеге бирә; мәктәп укучыларына булачак һөнәрләрен планлаштырырга ярдәм итә; эш бирүчеләргә күп дәгъвачылар арасыннан хезмәткәр сайлауга булыша, дип билгеләде.
Реваль Хәбибулла улы, күп кенә яшь кешеләр “офис” һөнәрләренә өстенлек бирсәләр дә, икътисадта нәкь менә эшче белгечлекләр таләп ителүен ассызыклады. Безнең шәһәр һәм район предприятиеләрендә дә алар җитми. Өстәвенә якындагы ике елда Бәләбәйдә 3 мең эш урынлык 92 предприятие ачылу көтелә. Шулай итеп, эшче кулларга ихтыяҗ тагын да артачак. Бүгенгә 650 буш эш урыны бар, эшләүче пенсионерлар да шулкадәр, димәк, аларны кайчандыр яңа кадрлар белән алыштырырга кирәк булачак.
Җыелганнарга дөрес һөнәр сайлау теләкләре белән Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Фидан Булатов һәм район Мәгариф идарәлеге начальнигы урынбасары Лилия Дутова мөрәҗәгать иттеләр.
Ярминкәдә берничә мәйдан эшләде. Уку йортлары, предприятиеләр һәм оешмалар күргәзмәләр һәм презентацияләр әзерләгәннәр.
Ярминкәдә катнашучылар төрле предприятиеләредә эшләүнең уңай якларын, теге яки бу һөнәрнең үзенчәлекләрен, нинди эшкә һәвәс икәнлекләрен белә алдылар. Мәсәлән, Бәләбәй электрлаштыру колледжы студентлары Радмир Вәлиев, Артур Бәхтияров һәм Захар Захаров “Автокомплект” җәмгыяте анкеталарын тутырдылар һәм киләчәк эш урынын сайлау өчен бик файдалы дип таптылар. Гимназист Роман Редников ролла әзерләү белән кызыксынды. Кыскасы, килгәннәрдән теге яки бу предприятие белән кызыксынмаучылар бик аз булгандыр.
Үз чиратында барлык эш бирүчеләр мондый вакансиялар ярминкәсе уздыруның файдалы булуын билгеләделәр. ”БелЗАН” җәмгыятенең персонал буенча әйдәүче белгече Наталья Додонова:
Ярминкәгә 1000 нән артык кеше килде. Катнашканнар өчен бер мәйданда берьюлы берничә эш бирүче белән әңгәмәләшергә, мәктәп укучылары өчен – булачак һөнәрләрен, студентлар өчен булачак эш урынын ачыкларга яхшы мөмкинлек булды ул.
Бу “Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты” Бөтенрусия ярминкәсенең беренче этабы булды, икенчесе июндә булачак.
Фоторепортаж: https://vk.com/album-37210187_291304567
Зөлфия Гарифуллина.
Елена Петрова фотолары.