Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2023, 08:00

21 апрель көнне – Ураза гаете

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкранәләребез булса иде!

21 апрель көнне – Ураза гаете
21 апрель көнне – Ураза гаете

Аллаһы вә Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһисәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле догалары булса иде.

Газиз дин кардәшләрем!

Мөхтәсибәт советы исеменнән сезне һәм гаиләләрегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны Рамазан аебыз вә фарыз уразаларыбыз тәмамланып, мөкатдәс Гайдел-фитр – Гает бәйрәме – иң якты бәйрәмнәребезнең берсе – Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Бу шатлыклы мизгелләрдә динебезнең асылын чагылдырган  сәламләү белән сезгә мөрәҗәгать итә алуым белән бәхетле мин. Сезгә һәм безгә бу бәйрәм көннәрендә  фани дөньяда һәм әхирәттә Тынычлык, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын,  чиксез мәрхәмәтен, савапларын телим.

Рамазан тәмамлангач та  шушы айдагы шикелле, Аллаһыны истән чыгармыйча, чын мөселман булып, Аллаһыбыз гыйбадәтханәләре – район мәчетләребезгә килеп,  намазлар уку, тулы иман белән яшәүләр насыйп әйләсә иде.

Фәрхәт хәзрәт,

Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: