Новости
24 Апреля 2023, 05:19

Хәтер бакчасы

РФ Президенты Владимир Путин кушуына ярашлы, илдә дүртенче тапкыр “Хәтер бакчасы” акциясе уздырыла. Аның һәр еллык максаты – Бөек Ватан сугышында һәр һәлак булган кеше истәлегенә – барлыгы  27 млн агач утырту. Быел чараның асылы яңарды, ул әлеге вакытта илебез намусын саклаучы барлык геройларны яклау ниятеннән уздырыла.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хәтер бакчасыХәтер бакчасы
Хәтер бакчасы

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә,

Акция үткәрелеп килгән өч елда төбәктә 3,3 млн.нан артык агач утыртылган, ярты миллионнан күбрәк кеше катнашкан.

 Бәләбәй районында “Яшел Башкортстан” халыкара экологик акциясе 29 апрельгә билгеләнә, дип хәбәр иттеләр Бәләбәй районы хакимиятендә.

Җәмәгатьчелек  биләмәләрендә –  587, шул исәптән 293 зур (икедән өч метрга кадәр  биеклектә), 272 – бер метрдан кыскарак  агачлар утырту планлаштырыла.

“Хәтер бакчасы” акциясендә  Красноречка участок лесничествосында ( Анновка авыл советы) Бәләбәй урман хуҗалыгы көче белән 12400 чыршы үсентесе утыртырга ниятләнә.

Бәләбәйдә 520 юкә утырту өчен ике участок билгеләнгән (Совет урамында  –  “Машина төзелеше” стадионы буйлап һәм Кызылармеец урамсында –18 нчы мәктәп янында юл буйлап).

Приют поселогында Комсомол урамында 10 миләш утыртылачак.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас