Мәчетләргә иртәнге гает намазына ир-атлар күпләп җыелды.
“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге әлеге изге бәйрәм уңаеннан концерт оештырды. Чарага килгәннәрне Бәләбәй шәһәренең тарихи мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиев бәйрәм белән тәбрикләде.
Залда җылылык, бер-береңә карата ихтирам халәте хөкем сөрде. Концерт күңеләргә җыр-моң аһәңнәре өстәде. Тамашачылар сәхнә осталарына рәхмәтле булып, һәр чыгышны алкышларга күмделәр.
***
Мәтәүбаш авыл мәчетендә дә бәйрәм күңелле узды. Имам-хатыйб Рамил хәзрәт Сөләйманов котлау сүзе әйтте. Махсус әзерләнгән пылау, авыл кешеләре алып килгән күчтәнәчләр белән табыннар сыйлы вә күркәм булды.
Фото: “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге