Посылкаларны төягән чакта Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов булды. “ВДВның урындагы ветераннар оешмасы белән берлектә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясын озаттык. Ветераннар советы складыннан аны төяргә ирекмәннәр булышты”, – диде Александр Сергеевич. Поысылкаларда – хәрби хезмәткәрләр сораган кирәкле әйберләр, шулай ук азык-төлек, өй күчтәнәчләре.
Ветераннар оешмасы җитәкчесе посылкалар җыюда катнашкан бөтен якташларга рәхмәт белдерде. “Алдынгы сызыктагы безнең яугирләргә аларны яклавыбызны тою бик мөһим. Егетләр аларны эш белән дә, сүз белән дә якларга һәрвакыт әзер булуыбызны белеп торсыннар”.
Светлана Шириня.