

2023 елда Яз һәм Хезмәт бәйрәме дүшәмбегә туры килә. 29.30 апрел һәм 1 май – ял көннәре.
Аннары русиялеләрне Җиңү көне уңаеннан 6-9 майда дүрт көнлек каникул көтә. “Башинформ” хәбәр иткәнчә, 8 май – 2023 елның 8 гыйнварыннан (якшәмбе) күчерелгән ял көне. Шуңа сишәмбе 9 майда гына түгел, ә дүшәмбе 8 майда да ял итәргә мөмкин.
Быел майда барлыгы 11 ял көне. Шуларның сигезе – шимбә һәм якшәмбе, тагын өчесе бәйрәм көннәренә туры килә.
“Башинформ” буенча.
Фото:Валерий Шахов