Әмма яңгырлы көннәр дә булачак. Гисметио порталы хәбәр итүенчә, 29 апрельдә республикада көндез 24 градускача җылыта, болытлы булачак, явым-төшем көтелми.
30 апрельдә көндезге сәгатьләрдә яңгыр явар дип көтелә. Һава температурасы +16 градус тирәсендә тирбәләчәк.
1 майда да явым-төшем фаразлана. Бәйрәм көнендә һава температурасы +14 градус булачак. 2, 3, 4, 5 майларда көннәр кояшлы һәм чагыштырмача җылы торачак. +15-17 градус көтелә. Яңгыр явуы икеле.
6 майда матур һава торышы күзаллана. Көндез +18, төнлә +11 градус. Ә менә 7 майда шулай ук җылы, әмма яңгыр явуы ихтимал. Җиңү көнендә, 9 майда, һава температурасы +11-12 градус көтелә.
Фаразлауларынча, гомумән, май аенда һава торышы да, яңгырлар да шатландырачак.